Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Үзебезне сакларга кирәк»

Түбән Камада коронавирустан вакцинация башланды.

Узган елның 10 декабреннән коронавируска каршы вакцинаны илнең төрле өлкәләренә, шул исәптән, Татарстанга, кайтарта башлаганнар. Прививканы ике тапкыр ясыйлар, нәтиҗәдә, ике еллык иммунитет барлыкка килә. Беренче булып аны табиблар кадатканнар. Аннары башка теләүчеләргә тәкъдим ителеп, исемлек төзегәннәр. Шушы көннәрдә шәһәребездә коронавирустан прививка ясый башладылар инде.
Вакцина «Гам-Ковид-Вак» Россия Сәламәтлек министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микро-биология милли тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән. Соңгы мәгълүмат буенча, аның нәтиҗәлелеге – 91,4 процент, ә үлемнән һәм авыруның авыр формаларыннан саклап калу мөмкинлеге 100 процент тәшкил итә.
Бер флаконда – вакцинаның биш дозасы. Башта кешеләрнең кан басымнарын тикшерәләр, тән температурасы үлчиләр. Моңа кадәр инсульт кичерүчеләр яки җитди чир белән авырганнар өчен прививка ясату кичектерелә. Шулай ук тән температурасы 37 градус булса, вакцинация узмыйлар, 18 яше тулмаганнарга, йөкле һәм имезүче хатыннарга да коронавирустан прививка ясалмый.
Сүз уңаеннан, зәһәр авырудан сакланырга теләүчеләр күп.
– Танышларым күп авырды, туганнарым вафат булды. Авырмабыз һәм башкаларга йоктырмабыз, дип ышанам. Башка шәһәргә дә курыкмыйча бара алырбыз, – ди Гөлшат Таҗиева.
– Прививкалар күп кадаттык, шуңа күрә курыкмыйм. Вакцинаны галимнәр уйлап тапкан бит. Шуңа күрә прививка ясыйлар, дип ишеткәч, хатыным белән язылдык. Бәхеткә, без авырмадык, ә менә олы улыбыз гаиләсе белән чирләде, бик авыр кичерделәр, – ди ире Илгиз Таҗиев.
– Прививкасыз коронавирус бик җитди уза, диләр бит. Өлкән яшьтә без, үзебезне сакларга кирәк, – дигән фикердә Кыяметдин Гарипов.
Вакцинациядән соң температура күтәрелергә, укол урыны кызарырга, хәлсезлек барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә табиблар җәмәгать урыннарына бармаска, туңмаска, үзегезне сакларга киңәш итәләр. Ә иммунитет 21 көннән вакцинаның икенче компоненты ясалгач кына барлыкка килә.
– Хәзерге вакытта «Гам-Ковид-Вак» вакцинасының беренче этабын – 416 кеше, икенче этабын 150 кеше үтте. Үз чиратларын 605 түбәнкамалы көтә. Прививка ясатасыгыз килсә, участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә, 8(8555)24-25-21 (1 нче поликлиника), 8(8555)24-31-94 (2 нче поликлиника) номерларына шалтыратырга була, – ди Түбән Кама үзәк хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгеч Екатерина Полякова.
Республикада вакцинациягә шулай ук ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Моның өчен «Бесплатная вакцинация от COVID-19» дигән «тәрәзә»гә басарга яки «Запись к врачу» хезмәтен сайлап, полис номерын кертергә, үзегез өчен уңай вакытны сайлап, язылырга кирәк.

Лилия Заһретдинова

Фото: Екатерина Полякова

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев