Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зарарлы шәһәрдә яшәгәч

Балаларым улларына сөт кухнясыннан ризык ала иделәр. Бу юлы баруларында, өстән килгән боерык, бер-ике айда әллә ничә кешене исемлектән төшерергә куштылар дип, аларга сөт ризыгы бирүне туктатканнар. Оныгым бик ябык булганлыктан, авырлыгы үз яшенә караганда күпкә кимрәк. Шуны табиб күрмиме инде?! Үз балаларының гәүдә авырлыгы тиешле граммнарга тулмаса, әллә нинди...

Балаларым улларына сөт кухнясыннан ризык ала иделәр. Бу юлы баруларында, өстән килгән боерык, бер-ике айда әллә ничә кешене исемлектән төшерергә куштылар дип, аларга сөт ризыгы бирүне туктатканнар.
Оныгым бик ябык булганлыктан, авырлыгы үз яшенә караганда күпкә кимрәк. Шуны табиб күрмиме инде?! Үз балаларының гәүдә авырлыгы тиешле граммнарга тулмаса, әллә нинди юллар эзләп табарлар, барыбер балаларына тиешле сөт ризыгын алырлар иде, кеше баласы аларга барыбер...
Сөт кухнясы яныннан көн дә диярлек узып йөрим. Балаларга ризык өләшә торган көннәрдә ул тирә җыендай була. Машина өстендә машина. Чит ил машиналарында кыйммәтле туннар киеп килгән "дөнья хәерчеләре"н дә, тупырдап торган балаларын коляскадан алып күтәреп кереп баручы хатыннарны да очратасың биредә. Алары, мөгаен, я аз акча алучылардыр, яки ярлылар рәтенә керү җаен табучылардыр...
Балалар кечкенә чакта кайбер шәһәрләрдә бушлай дару бирү дигәне барлыгын да ишеткән идем. Тик ул безнең Түбән Камада гына түгел! Үземнең, күрше-тирәнең күпме оныгы үсә, беребезнең дә ул хакта ишеткәнебез, күргәнебез юк.
Безнең Түбән Кама шәһәрендә һәрбер яңа туган балага сөт ризыгы бирү тиеш ул, зарарлы химик предприятиеләр шыплап тулган төбәктә яшәгәнлектән! Әгәр кигән халатлары аклыгы өчен генә түгел, ә сабыйлар сәламәт булсын дип тырышучы намуслы табиблар булса, шуңа ирешергә тырышырлар иде. Әнә бит Мәскәүдә һәр туган балага , гаилә хәленә карамастан, сөт ризыгы да бирәләр, дарулар да бушлай. Россия өчен донор шәһәр булган Түбән Кама кайсы ягы белән ил башкаласыннан ким соң әле?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X