Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзара теләктәшлекне ныгытып

Казанда Татарстан Республикасы халыкларының III cъез-ды узды. 730дан артык делегат катнашкан әлеге чарада республика территориясендә яшәүче халыклар һәм хакимият органнары вәкилләре, фән, җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Анда Түбән Камадан да делегация барды. Беренче съезд 1992 елда ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән узган иде. Ул - республикада миллимәдә ни...

Казанда Татарстан Республикасы халыкларының III cъез-ды узды. 730дан артык делегат катнашкан әлеге чарада республика территориясендә яшәүче халыклар һәм хакимият органнары вәкилләре, фән, җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Анда Түбән Камадан да делегация барды.
 
Беренче съезд 1992 елда ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән узган иде. Ул - республикада миллимәдә
ни хәрәкәтне һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүдә төп этап булды.
 
Съездның моннан алдагысы ун ел элек - 2007 елда узды. Ул вакытта милли-мәдәни җәмгыятьләр Ассоциациясе Татарстан халыклары Ассамблеясе итеп үзгәртелде. Ассамблея Советы рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин билгеләнде.
 
Әлеге чара Татарстанда милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, үзара теләктәшлеккә ирешү юлында зур адым булып тора. «Бу юнәлештә безнең муниципаль район да актив эшчәнлек алып бара. Бүгенге көндә Татарстан халыклары Ассамблеясы филиалы һәм 2014 елда Түбән Камада ачылган Халыклар дуслыгы йорты киң эшчәнлек җәелдерде. Ул үзенең түбәсе астына 11 милли-мәдәни оешманы һәм аеруча актив җәмәгать оешмаларын берләштереп, этник традицияләрне үстерү учагына әверелде», - дип белдерде шәһәр мэры Айдар Метшин, җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев