Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзара файдалы килешүләр төзелгән

Түбән Камада «Это ТО, СЭР» халыкара инвестицияләр форумы узды. Ике көн дәвамында барган чараларда дүрт чит ил, Россиянең 15 төбәге вәкилләре, барлыгы 700 ләп кеше катнашты. Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, РФ Дәүләт Думасының икътисад, сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Мэйшань шәһәренең Халык Хөкүмәте вице-мэры Цао Хуэй, «Роскамасталь» предприятиесенең генераль директоры Чжай Юйгуй һ.б. бар иде.

Беренче көнне кунакларга шәһәрне күрсәттеләр. Экскурсия Түбән Каманың Лемаев мәйданыннан башланды. «Түбән Кама Нефтехим»ның беренче генераль директоры Н.Лемаев, М.Җәлил һәйкәлләре, Бөек Ватан сугышына багышланган мемориаль комплекс – бу урыннарда Түбән Кама гына түгел, бөтен ил тарихы чагылыш тапкан.
– Төбәкнең ни белән яшәгәнен, ничек эшләгәнен күрәсебез, үзебезне дә күрсәтәсебез килә, кирәксә, ярдәм дә итә алабыз, – ди «Концерн Гудвин» Мәскәү предприятиесенең сәүдә бүлеге начальнигы Андрей Тычкин.
Алексей Клоков исә Тольяттидан килгән һәм түбәнкамалыларның эш тәҗрибәсе белән танышырга тели. Аның компаниясе эш җиһазлары китерү белән шөгыльләнә һәм хезмәттәшлек өчен партнерлар эзли.
Кунаклар Кама яр буена юл тоттылар. Биредә Изге чишмә гүзәллегенә сокландылар, Ә.Фәтхетдинов музеенда автор эшләре белән таныштылар. Аларга «Гаилә», Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркларын, үзәк китапханәне һәм яңартылган авто-шәһәрчекне дә күрсәттеләр. Беренче көн шуның белән тәмамланды.
Халыкара форумда Кытай һәм Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга булды. Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Мэйшань шәһәренең Халык Хөкүмәте вице-мэры Цао Хуэй тугандашлык турында килешүгә имзаларын куйдылар. Кытай белән дустанә элемтәләр 2017 елда урнашты: Кытай эшмәкәрләре берничә тапкыр шәһәребезгә килеп киттеләр, безнең җитәкчеләрне дә үзләрендә кунак иттеләр. Мэйшаньдә химия һәм механик сәнәгать белән бәйле өч, шулай ук бер авыл хуҗалыгы паркы бар. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев әйтүенчә, шәһәребез «Мешань Ким Чи» компаниясе белән хезмәттәшлек итсә, киләчәктә уртак көчләр белән җитештерелгән продукцияне сатуга чыгарырга мөмкин. «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама Нефтехим» предприятиеләре, шиннар җитештерү заводы белән дә элемтә урнаштыру уңышлы булырга мөмкин. Өстәвенә, уртак мәдәни чараларда да катнашу күздә тотыла.
Бу көнне кытайлар, «ТОСЭР» резиденты буларак «Камасталь» предприятиесен эшләтеп җибәрделәр. Тантанада Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. 700 миллион сумга төзелгән предприятие 114 кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк. 
Талия Миңнуллина әйтүенчә, гомумән, очрашулар барышында якынча 2,5 миллиард сумлык килешүләр төзелгән, шуларның 23 е – Түбән Камада, 4 есе Менделеевск шәһәрендә тормышка ашырылачак. Иң зур проектлар арасында – дүрт йолдызлы кунакханә комплексы, төзелеш кибете, фитнес-үзәк, сәүдә-эш итү офис үзәге һ.б. 23 проект 931 эш урыны бирәчәк. 
«Сессия, пленар утырыш кысаларында ниятләгән эшләребез беренче чиратта кешеләр өчен файдалы булачак. Яңа проектлар эшмәкәрлек белән генә чикләнми, социаль тормышка да кагыла», – диде Айдар Метшин. 
Р. Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев