Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Заманча комплекс итеп үзгәртелә

«Кама» сәламәтләндерү лагере кешеләрне ел дәвамында кабул итәргә тиеш, дип белдерде Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин. Хәзерге вакытта биредә республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерү бара. Шушы көннәрдә эшләр барышын махсус комиссия барып караган.

Балалар сәламәтләндерү лагере 1970 елда ук Каракүл күле (Пионер күле)  янында төзелгән һәм, нигездә, җәйге вакытта гына кулланылган. Төзекләндерүдән соң түбәнкамалыларны җәлеп итәрлек заманча комплекс үсеп чыгар, дип көтелә. Биредә спорт чаралары, балалар өчен җәйге һәм яшьләр өчен махсус сменалар узачак, шулай ук гаилә белән ял итү оештырылачак. Ял итүчеләр өчен урыннар саны арттырыла. Кулланылмаган ике иске корпуста капиталь ремонт бара. Башка корпуслар да яңартыла. Ә төзекләндерүнең икенче өлешендә тагын биналар булдырылачак икән.
– Хәзерге вакытта биредә 168 кешелек урын бар. Киләсе елда 84 урынлык тагын ике бина төзесәк, 252 ял итүчене сыйдырачакбыз, дигән сүз, – ди яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Айгөл Аитова.
Шул нисбәттән ашханәне дә иркенрәк ясау күздә тотыла. Җәйге вакытта балконны саф һавада ашау өчен, җайлаштырачаклар, бинада шулай ук уен бүлмәсе ясау каралган.  
– Җиһазлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты тиешле югарылыкта булырга тиеш, – дип ассызыклады Айдар Метшин. 
Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен дә тиешле шартлар тудыру күздә тотыла – корпусларның берсе тулысынча алар өчен җайлы итеп төзекләндерелеп, лифт та куелачак. Түбән Каманың баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов әйтүенчә, лифт пыяладан ясалачак һәм кешеләрне ашханәгә алып менү өчен файдаланылачак. 
Биредә футбол, хоккей, волейбол, баскетбол һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, теннис уйнау урыны төзелә. Кышын вакытлыча чаңгы алып тору өчен мөмкинлекләр тудырылачак, административ корпуста кафе эшләячәк. 
– Шулай ук салкын склад, актлар залы булган күп функцияле үзәк өстәрбез, – дип вәгъдә бирде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов. Иң мөһиме – төзелеш вакытында биредә булган яшеллеккә зыян китерелмәячәк. 
 «Кама» лагеренә капиталь яңартуның беренче өлешенә 141 миллион сум акча бирелгән. Эшләр ел ахырында тәмамланыр, дип көтелә. Икенче өлешенә акча күләме әлегә билгесез, әмма эш планы төзелгән. Мәсәлән, «Кама» мәйданын «Зәңгәр күл» лагере белән тоташтырып, тугыз гектар мәйданлы бердәм ял комплексы булдырмакчылар. Ике лагерь арасында эко-сукмак, чаңгы трассасы төзеп, спорт туризмы урыны ясау планлаштырыла. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев