Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Заман белән бергә атлыйлар

Түбән Кама икмәк комбинаты «ТАССРның 100 еллыгы»на багышланган сертификатка лаек булды. Әлеге документны комбинатның генераль директоры Лилия Гатауллинага Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина тапшырды.

Бу сертификат үзенең товарларын маркировкалауда юбилей елы логотибын актив кулланучы Татарстан предприятиеләренә тапшырыла. «Без бу сертификатка лаек булуыбыз белән горурланабыз. Безнең комбинат – Татарстан Республикасының бер өлеше» – диде Лилия Гатауллина үзенең чыгышында.
Бүгенге көндә Түбән Кама икмәк пешерү комбинаты 40тан артык камыр ризыклары әзерли, бер көнгә тоннага якын ипи пешерә. Шунысы да мактауга лаек, комбинатның пешергән ризыкларын түбәнкамалылар шатланып ала. Мәсәлән, без яратып ала торган ипи ризыкларын алар безнең әбиләр кебек озаклап, традицион технологияләрне саклап пешерәләр. Шунысы да мөһим, пешергән икмәк кенә түгел, аны төргән материал да экологик яктан чиста һәм сәламәтлек өчен зарарсыз.
Бу урында шунысын да әйтеп китми ярамас, быел комбинат үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итәргә әзерләнә. Инде ничә еллар предприятие заман белән бергә атлап, алдынгы технологияләр кулланып эшли. Моны комбинат исәбендәге шактый күп бүләкләр һәм дипломнар раслый. Яңа алынган сертификат та соңгысы булмасын, киләчәктә дә уңышлы эшләргә, түбәнкамалыларны тәмледән-тәмле ризыклар белән сөендерергә язсын икмәк пешерү комбинаты коллективына.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев