Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җәза җитди булачак

2017 елның 9 аенда спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә Түбән Кама муниципаль районында 184 тәртип бозу очрагы теркәлгән (узган ел - 138 очрак). Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ришат Нәфыйков шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә сөйләде. Продукция 57 очракта - төнлә, 43 очракта рөхсәт ителмәгән урында...

2017 елның 9 аенда спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә Түбән Кама муниципаль районында 184 тәртип бозу очрагы теркәлгән (узган ел - 138 очрак). Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ришат Нәфыйков шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә сөйләде.
Продукция 57 очракта - төнлә, 43 очракта рөхсәт ителмәгән урында сатылган, 17 сәүдә ноктасы декларацияне күрсәтмәгән, 15е лицензиясе һәм документлары булмаган килеш эш иткән, 12се медицина спирты һәм составында спирт булган сыеклык (халык телендә «фанфурик» диләр) «шудырган» һ.б.
Административ материаллар буенча, салынган штраф күләме 1 миллион 471 мең сум тәшкил итә. Түбән Кама бюджетына 1 миллион 137 мең сум түләттерелгән. Штрафларын вакытында түләмәүчеләрне җәза көтә. Ришат Нәфыйков әйтүенчә, алар әҗәтләрен икеләтә капларга тиеш булачак, өстәвенә, мондый оешмаларга алкоголь продукциясен сатуга лицензияне озайту яки алу мөмкинлеге бирелмәячәк.
«Дәүләт алкоголь инспекциясе эшенең максаты - җәза бирү түгел, ә тәртип бозуларны булдырмау. Моның өчен «кайнар линия» телефоны да эшли. Алкогольле һәм составында спирт
булган продукция әйләнешендә тәртип бозу очраклары турында «Народный контроль» дәүләт мәгълүмати системасына да хәбәр итәргә була. Расланган хәбәр өчен республика бюджетыннан бер мең сумнан алып өч мең сумга кадәр түләнә», - диде Ришат Нәфыйков.
9 ай эчендә шәһәр һәм районнан 98 хәбәр җибәрелгән, шуларның 69ы расланган. Актив түбәнкамалыларга барлыгы 127 мең сум акча бирелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев