Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үз өлешебезне кертик

Татарстанда «Урман атнасы – 2018» акциясе бара. Түбән Кама урманчылыгы хезмәткәрләре, волонтерлар, төрле оешма хезмәткәрләре якын-тирәдәге урманнары чистарту эшләре башкара.

Түбән Кама урманчылыгының урманны саклау инженеры Рәшит Әхәтов әйтүенчә, урман эчендә коры-сарыдан бигрәк, көнкүреш чүпләре күп. Аларны ял итәргә килүче кешеләр калдыра. Монысы табигатькә зур зыян сала. Урманнар янында урнашкан предприятие һәм оешмалар да якын-тирәне тәртипкә китерү белән мәшгуль.
 – Мөмкинлек булса, агачлар утыртырга да ниятлибез. Акция өчен 1000 ләп агач – миләш, каен, нарат әзерләнде. Алар урман кырыйларына да утыртыла. Болар белән генә чикләнү дөрес булмас иде, – ди Рәшит Әхәтов. Шәһәр эчендә дә һава чиста булырга тиеш. Аннары агачлар күбрәк булган саен, матуррак та. Шуңа күрә урманчылык куакларны шәһәргә дә, авылларга да бирде. Аларны теләгән һәркем утырта алачак. 
Урманнарны чистарту һәм агач утырту белән беррәттән, акция вакытында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ачык дәресләр уздырыла. Анда укытучылар табигатьне саклауның никадәр кирәкле эш икәнен, аңа зыян китермәүнең әһәмиятен аңлаталар. 
Гомумән алганда, «Урман атнасы – 2018» акциясе вакытында Татарстан буенча 132 чара уздыру планлаштырыла.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев