Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үз куллары белән сәнгать әйберләре ясаганнар

Түбән Кама клиника-диагностика поликлиникасының актлар залында медицина хезмәткәрләре арасында узган «Чүпне гүзәллеккә әйләндер» бәйгесенә нәтиҗә ясалып, тантаналы рәвештә бүләкләү дә узды. Бәйге Бөтендөнья чисталык көненә багышланган. Түбән Кама үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре көнкүреш калдыкларыннан һәм кулланылган чималдан төрле кул эшләнмәләре ясаганнар. Бәйгегә күмәкләшеп әзерләнүчеләр дә булган.

Залда әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылган. Биредә урнаштырылган һәр әйбер – үзе сәнгать әсәре. Мәсәлән, кәгазьдән ясап, йомырка кабыгы, хөрмә төше һәм пыяла ватыклары белән бизәлгән яки пластик шешәләрдән ясалган ваза һәм ромашкалар. Иске газеталардан ясалган тоткалы чүлмәккә сокланучылар да күп, бәйгегә дип, чәчәкләр ясаучылар да байтак булган. Алар белән фотога да төшкәннәр. Хезмәткәрләр Түбән Кама үзәк хастаханәсендә иң сәләтле кешеләр эшләүләрен исбатлаган. 
Тугыз кешегә дипломнар тапшырылган. Эшләргә бәя биргәндә, жюри әгъзалары «Тамашачы мәхәббәте бүләге» номинациясен дә керткән. Мондый бүләккә һәм татлы күчтәнәчкә хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге икътисадчысы Инна Шигаева лаек булган. «Оригинальлек өчен» дипломы офтальмология бүлегенең ЭВМ операторы Лилия Мөхәммәтҗановага тапшырылган. Стоматология поликлиникасы җыештыручысы Валентина Биктимерова – «Иҗади индивидуальлек» номинациясендә, көндезге стационарның шәфкать туташы Оксана Лобойко «Башкаруда нәфислек» номинациясендә җиңү яулаганнар. Моннан тыш, төп номинацияләрдә җиңүчеләргә премия түләнәчәк.
Үзәк хастаханә хезмәткәрләре өчен иҗади бәйгеләр – сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, тәҗрибә уртаклашу чарасы да. Күп кенә кеше хезмәттәшләреннән эшләнмәләрен ясау ысуллары турында сорашкан. Димәк, мондый бәйге соңгысы булмас дип ышанырга була!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев