Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үз халкының газиз улы

Кардиолог, терапевт, медицина хезмәте майоры, локаль сугышлар ветераны, шәхси медицина клиникасының баш табибы Гали Хәсәновның исеме Түбән Камада күпләргә таныш. Ул шулай ук «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак та билгеле. Башкортостанның Әбҗәлил районы Ишкилде авылында туып, бүгенге көндә шәһәребездә 20 елдан артык яшәп тә, тамырларын, тарихын, гореф-гадәтләрен онытмый Гали...

Кардиолог, терапевт, медицина хезмәте майоры, локаль сугышлар ветераны, шәхси медицина клиникасының баш табибы Гали Хәсәновның исеме Түбән Камада күпләргә таныш. Ул шулай ук «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак та билгеле.
Башкортостанның Әбҗәлил районы Ишкилде авылында туып, бүгенге көндә шәһәребездә 20 елдан артык яшәп тә, тамырларын, тарихын, гореф-гадәтләрен онытмый Гали әфәнде. 25 ел элек Түбән Камада ватандашларын эзли башлый, ә 1999 елда «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясен оештырып, аның рәисе вазифасын үти.
Башкорт халкы моңсыз-җырсыз яши аламы соң? Юк, билгеле. Оешмада «Сал Урал» ансамбле барлыкка килә. Онытылып барган халык җырларын, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын яңартучы артистлар бүгенге көндә шәһәр һәм республика күләмендәге төрле бәйрәмнәрдә, бәйге-ләрдә, фестивальләрдә чыгыш ясый, балаларны милли традицияләр белән таныштыра. Һәм, әлбәттә, «Кәккүк сәе», «Май сәе», «Теләккә сыгыу», «Каз үмеһе» кебек күркәм башкорт йолаларын уздыра.
Кечкенәдән үк моңлы бала булып үскән Гали Хәсәнов курай һәм кубызда уйный, ансамбльнең концертлары ансыз узмый. Ул 1998 һәм 2000 елларда Татарстан курай һәм кубызчылары смотр-конкурсында лауреат исеменә ия була.
- Минем өчен курай - ул башкорт халкының тарихы, мәдәнияте, язмышы, милләтнең үз-үзен саклавы, берләшүе, горурлыгы символы, - дип аңлата
Гали Әхтәр улы. - Курай рәсеме реcпублика гербын һәм байрагын бизи. Борынгы курайчылар җырларны гына түгел, теге яки бу көйнең тарихын, аның белән бәйле риваятьләрен белергә һәм тыңлаучыларга җит-керергә тиеш булган.
«Сал Урал» ансамбле күптөрле җиңүләр яулый. Ул «Ашкадар тандары» республика фольклор бәйгесе дипломанты, 2015 елда Башкортстанда узган «Баик» башкорт биюе телевизион конкурсында «Россия Федерациясендә башкорт биюен пропагандалау» номинациясендә җиңә. Коллектив еш кына төрле фестивальләрдә катнаша. Шуларның берсе - 2016 елда узган «Чатыр тау җыены» төрки халыкларның фольклор фестивале. Гали Хәсәнов җитәкчелегендәге Түбән Кама делегациясе тарафыннан корылган башкорт тирмәсе - бәйрәмнең чын бизәге була. «Сал Урал» ансамбленең чыгышы да оештыручыларда һәм катнашучыларда соклану уята.
Ансамбль җитәкчесенең регалияләре бик күп: 2012 елда Гали Хәсәнов «Башкортлар милли-мәдәни автономиясе - Татарстан Республикасының башкорт Корылтае (конгрессы)» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайлана, ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы әгъзасы... Иң әһәмиятлесе: ул, беренче чиратта, үз халкының газиз улы һәм милләтен кайгыртып яшәүче шәхес.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА
Фотода: «Сал Урал» ансамбле «Чатыр тау җыены» фестивалендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X