Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юлларны киңәйттеләр, бөкеләр булмаячак

Сүбәләк трассасында төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт узган ел башланган иде. Бу максатка Татарстан бюджеты 450 миллион сум бүлеп биргән.

Юлга башта вак таш салынган, өстән ике катлам асфальт җәелде. Нәтиҗәдә ул 15 сантиметрга югарырак күтәрелде. Белгечләр асфальтка дүрт ел гарантия бирәләр. Юлның заводларга таба бара торган ягын – 11,5 метрга кадәр, шәһәргә таба бара торганын 8 метрга кадәр киңәйттеләр – бу алым бөкеләрне киметәчәк. Вахта автобуслары өчен аерым полоса бүлеп бирелгән. Машина йөрү тизлеге исә сәгатенә 60 километрдан артмаска тиеш булачак. Шулай ук, юллар арасына киртәләр куелды, суүткәргечләр дә урнаштырылды. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев