Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юлларга - 352,5 миллион

«Быел юлларны төзекләндерү өчен китәчәк шундый зур сумманы Түбән Кама муниципаль районының моңа кадәр бер дә алганы булмады», - диде шәһәребез мэры җирле матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында. Журналистлар белән аралашканда, Айдар Метшин быел җәйге чорда юлларга агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү планы турында җентекләп сөйләде. Эшләрнең «ямочный ремонт»...

«Быел юлларны төзекләндерү өчен китәчәк шундый зур сумманы Түбән Кама муниципаль районының моңа кадәр бер дә алганы булмады», - диде шәһәребез мэры җирле матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында. Журналистлар белән аралашканда, Айдар Метшин быел җәйге чорда юлларга агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү планы турында җентекләп сөйләде.

Эшләрнең «ямочный ремонт» дип аталган өлеше май аенда башланды. Бу эшне башлап китү өчен 6 млн. сум бүлеп бирелгән. Тагы 10 млн. сум якын арада бүленәчәк. Шул акчага Зур Афанас тирәсендәге автомагистраль, Вокзальная, Корабельная, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарына ремонт ясалган. Хәзер Химиклар урамы тәртипкә китерелә. «Моннан тыш, агымдагы ремонт шәһәр үзәгендәге автоюлларда һәм ишегалларының бер өлешендә, төгәлрәк итеп әйткәндә, күп катлы йортларның аркаларына ясалачак. Алар бигрәк тә туза бит», - диде Айдар Метшин матбугат вәкилләренә.

«Туган як»та инде хәбәр ителгәнчә, республика җитәкчелеге тарафыннан Түбән Камага юллар ремонты өчен 200 млн. сум акча бирү турында карар кабул ителде. «Без бөтен шәһәр буйлап диярлек җәяү йөреп чыктык. Дөрес, бөтен җирдә дә тәртип урнаштырырга икәнлеге аңлашыла, шулай да, аеруча проблемалы урыннарга игътибар зуррак булачак. Шәһәр автомагистраленең 11 проблемалы өлеше билгеләнде, алар - Менделеев, Сөембикә, Тукай, Спортивная, Лесная, Җиңүнең 30 еллыгы, Тынычлык урамнарында. Шуңа өстәп, акчаның бер өлеше Беренчеләр урамын ремонтлауга тотылачак. Бу урамның торышы аеруча начар», - диде Түбән Кама башлыгы.

Республика биргән акчаны файдалану иң якын арада башланачак. Моннан тыш, «ТАИФ-НК» биргән 47 млн. сумга Чистай-Түбән Кама юлының бер өлеше ремонтлана. Шәһәргә якын урыны турында сүз бара, әлбәттә. Зәй күпере янындагы тимер юл переездыннан БСИ боҗрасы аша, Промзонага алып баручы Көньяк юлына таба булачак ул ремонт. Тагы 49 млн. сум үткән ел башкарылган ремонт эшләре өчен түләүгә китәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2013 елда Химиклар, Тынычлык урамнары, Красный Ключ поселогыннан Мурадьян урамына кадәрге җирләр ремонтланды.

Авылларга да өлеш чыга. Быел 50 млн. сум Олы Аты, Югары Чаллы, Зур Афанас авылларында һәм Минкә хуторында юллар ремонтларга тотыла. Бу акча юл ремонтлау буенча республикакүләм программа кысаларында бүлеп бирелгән иде.

«Республика биргән 352,5 млн. сум акча начар юллар проблемасын ахыргача хәл итү өчен җитми, әлбәттә. Моның өчен шәһәрдә генә дә 3 млрд. 800 млн. сум акча кирәк. Бүгенге бурычыбыз - булган акчаны бәрәкәтле тоту, нәтиҗәле файдалану һәм мөмкинлекләрне тулысынча эшкә җигү» - дип басым ясады шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев