Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юлларда йөри белмиләр

Узган атнада, ягъни 23-29 майда безнең юлларда машина хуҗаларына матди зыян китергән 117 авария булган. Рульдәгеләр арасыннан 30ының исерек икәне ачыкланган, 301е иминлек каешын эләктермәгән, 271е җәяүлегә юл аша чыгу рөхсәт ителгән урында туктап кешеләрне уздырып тормаган, 67се автомобильгә балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрткән. 23 майда, көндез, Гагарин урамындагы 29нчы...

Узган атнада, ягъни 23-29 майда безнең юлларда машина хуҗаларына матди зыян китергән 117 авария булган. Рульдәгеләр арасыннан 30ының исерек икәне ачыкланган, 301е иминлек каешын эләктермәгән, 271е җәяүлегә юл аша чыгу рөхсәт ителгән урында туктап кешеләрне уздырып тормаган, 67се автомобильгә балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрткән.
23 майда, көндез, Гагарин урамындагы 29нчы йорт каршында "ORION-50B" мопедын йөртүче 1959 елгы берәү, юлдан чыгып килә торган җәяүлене уздыру өчен туктаган "ЛАДА КАЛИНА"га килеп бәрелгән. Үзеннән алда бара торган транспорт белән ике арада тиешле дистанцияне сакламаган мопедчы, сул аягының тубык сөяге сынган булу сәбәпле, дәваханәгә озатылган.
25 майда, көндез, Химиклар урамындагы 24нче йорт янында "ВАЗ-21093"нең 1952 елгы йөртүчесе юлдан җәяүлегә тиешле урында чыгучы ике кызны бәрдергән. 1995 елгы бу кызларның берсенең башы бәрелгән, икенчесенең баш мие селкенгән, күкрәге һәм сул як тезе бик каты бәрелгән, алар дәваханәгә озатылган.
29 май кичендә Корабельная урамындагы 44нче йорт тирәсендә "ВАЗ-21102" (йөртүчесе - 1987 елгы) сул якка борылганда каршы яктан килә торган "Хонда-СВR600F"ка юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, мотоциклның 1980 елгы йөртүчесе, сул аягының тубык сөяге сынып, дәваханәгә илтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X