Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Юллар, юллар, инде ничә еллар...»

Ачулы машина йөртүчеләр юллардагы чокырларны фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштыра.

Алай гынамы, шәһәрдәшләр безнең редакциягә килеп тә, зарланып китәләр.

Шәһәр үзәгендә юлларга карарга оят!

Юлларның торышыннан зарланучыларның берсе – Рәсимә Ганиева. Рәсимә ханым хатын-кызлар консультация каршындагы җәяүлеләр юлының «бик алама» булуын әйтте.
– Мин Шинчылар урамындагы 61 нче йортта яшим. Шөкер, безнең ишегалдындагы юлга ремонт ясадылар. Ә менә Шинчылар урамындагы 53 йорт каршындагы бу урын бик начар хәлдә, хәтта икегә ярылган. Аннан йөкле ханымнар йөри бит! Алар хакында уйлап карасыннар иде! – дип җиткерде фикерен Рәсимә ханым.
Гөлназ Иванова көн саен эшеннән җәяү кайта. Шундагы юлларны фотога төшереп, редакциягә җибәрде. «Көнкүреш йортыннан алып «Березка», «Барс» сәүдә үзәкләре тирәсендә ул чокырлар бик күп. Кышын анда – колея, яңгыр явып китсә, чокырлар су белән тула. Анда әле ремонтның кергәне булмады», – дип язып җибәрде Гөлназ.

"Березка" сәүдә үзәге  янындагы юл

Раушания Сибатова Урманче урамындагы 3 нче йорт ишегалдын тәнкыйтьләде.
– Юлыннан көчкә уздым. Ник анда яшәүче кешеләргә мөнәсәбәт шулкадәр начар? – дип аптырады ул.
Раушания ханым машинасында шулай ук Студентлар урамындагы 33 нче йортка таба борылыш, Корабельная урамындагы 45 нче йорт яныннан узарга яратмый икән. Анда юл, чокырлы ди.
Әлбәттә, шәһәрнең иң начар урыннарын такси йөртүчеләрдән дә яхшы белүче юктыр. Айрат (фамилиясен әйтүне теләмәде) исемле егеттән йөрергә яратмаган иң проблемалы урыннар турында сораштык.
– Шинчылар урамындагы 43 нче, Вахитов урамындагы 32 нче йортлар, аннары Вахитов урамындагы 9 нчы йорттан 21 нче йортка кадәр, һәм Вахитов урамындагы 9 нчы йорттан Спорт урамындагы 21 нче йортка кадәр, Корабельная, Химиклар урамнарының юллары начар, Тынычлык урамындагы 1 нче йорттан 14 нче йортка кадәр бик ватылган, – дип санап китте Айрат.
Күрәсең, үзәгенә үткәндер...

Агач – җимеше, кеше эше белән

Кемдер зарланып, фотога төшерә, «Халык контроле» порталына хатлар яудыра, ә кемдер үз куллары белән юлларны төзекләндерә. Бер ирнең Вахитов урамындагы эчке юллардагы чокырларны ямаганын күргәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр тиз таралган.
Шаһитлар белдерүенчә, түбәнкамалы юлларны үз куллары белән 10 ел тәртипкә китерә, хәтта төзекләндерү материалларын ташыр өчен арба алган.

10 ел буе шул юлны ямый ул
«Ир булдыклы! Тик менә моны башкарырга тиешле эшчеләр кая?», «10 ел шулай йөри ул», «Ел саен эшләгәнен күрәм», дип мактый аны шәһәрдәшләр, әмма араларында «Бу юл тирәсендә ничә йорт тора! Шунда яшәүчеләр йөри бит. Имзалар җыеп, гариза язып, җибәрергә генә дә бит!» дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар.
Сүз уңаеннан, узган ел бер хатын Кайманов урамы 6 нчы йорт янындагы юлны үз кулы белән тәртипкә китергән иде.
Бер яктан – афәрин, мондый кешеләр бар икән, бик яхшы! Ә икенче яктан, ник узган ел төзекләндерелгән юллар быел ярыла? «Шәһәр, республика, ил бюджетыннан фәлән миллион сум бүлеп бирелде», – дип исәп-хисап тоталар. Алайса ник шул ук күрше Яр Чаллыда юллар шоп-шома, ә бездә начар хәлдә? Дөрес, җитәкчеләр узган ел ремонт ясап та, быел чокырлар хасил булган юлларны гарантия буенча төзәтергә вәгъдә итәләр дә бит, ник аны башта ук җиренә җиткереп ясамаска?

Калганы – киләчәктә

Түбән Камада юллар ике проект буенча төзекләндерелә: берсе – милли – «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» дигәне магистраль юлларга кагыла, икенчесе «Безнең ишегалды» ТР Президенты программасы юлларны гына түгел, балалар өчен уен мәйданчыгы, эскәияләр, чүп савытларын урнаштыруны, яктырткычлар куюны һ.б. эшләрне үз эченә ала.
Быел Түбән Кама шәһәре һәм районындагы яңартылачак йорт ишегаллары исемлеге инде билгеле. Әгәр тәртипкә китерелгән һәм 2024 елга кадәр тәртипкә китереләчәк урыннарны беләсегез килсә, https://dvor.tatar/ сылтамасы аша узып карагыз.

"Наш двор" сайты
Түбән Камада исә узган ел, ниһаять, Шинчылар юлы тәртипкә китерелде. Светофорлар, тротуарлар, газоннар – бар җирдә пөхтәлек. Эскәмияләр һәм чүп савытлары җитми, ләкин аларны тора-бара урнаштырырга вәгъдә итәләр. Аннары Бакый Урманче урамы да, шәһәр үзәге дә үзгәрде, ямьләнде. Мондый күркәм эшләр дәвам итсен иде.
Татарстанда магистраль юлларны тәртипкә салуга 2021 һәм 2022 елларда 12 миллиард сум акча бүлеп бире-ләчәк, шуның 3 миллионы республика бюджетыннан керә. Ике ел эчендә барлыгы 218 километр озынлыктагы юлны яңартмакчылар.
Түбән Кама районында милли проект буенча дүрт участок төзекләндерелә, шул исәптән Актүбә һәм Вокзал урамнары.

Быел шәһәрдә һәм районда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк йорт ишегаллары:
•.Түбән Кама шәһәре: Бызов урамы, 1, 1а, 3, 5, 5а, 7, 7а, 7б, 11, 11а, 15, 26/35; Химиклар урамы, 1, 1а, 1б, 12, 12а, 12б, 14, 18а, 20, 20а, 20в, 83, 102, 106, 112; Вокзал урамы,18; Корабельная урамы, 1, 12, 14, 37, 39, 41, 43; Бакый Урманче урамы, 31, 33; Төзүчеләр урамы, 21, 23; Яшьлек урамы,1; Тукай урамы 5, 7, 31, 33, 35; Шинчылар урамы,17, 19, 21, 64/29, 55, 57, 79; Сөембикә урамы, 30, 32, 34, 36; Спорт урамы, 9, 19, 21, 23; Мурадьян урамы, 4, 4а, 6, 8, 8а, 10, 18, 20; Тынычлык урамы, 28, 30, 43, 58, 61, 64; Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 2а; Вахитов урамы, 25а, 51; Менделеев урамы, 8, 17; Урман урамы, 43, 45; Гагарин урамы, 31, 35, 35а.
•.Кама Аланы бистәсе: 1/01, 1/11а, 1/13, 1/15а, 1/20, 1/43, 2/33, 2/41.
•.Кызыл Чишмә бистәсе: Совет урамы, 21, 22; Үзәк урам, 4.
•.Олы Афанас авылы: Яшьләр урамы, 7; Юбилей урамы,17.
•.Сухрау авылы: Пролетар урамы,11.

Фото: https://ntr-24.ru/, Гөлназ Госманова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X