Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юллар вакытлыча ябылып тора

20 августта, Түбән Кама юбилеенда төрле урыннарда уздырылачак бәйрәмгә халыкка бару уңайлы булсын өчен, шәһәрдәге маршрут автобуслары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, 18 августтан башлап, 20 августта бәйрәм тәмамланганчы шәһәрдәге берничә урамда автотранспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнелә. 18 августта иртәнге 9дан 13 сәгатькә кадәр Тынычлык урамында (Төзүчеләр белән Тынычлык урамнары чатыннан...

20 августта, Түбән Кама юбилеенда төрле урыннарда уздырылачак бәйрәмгә халыкка бару уңайлы булсын өчен, шәһәрдәге маршрут автобуслары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, 18 августтан башлап, 20 августта бәйрәм тәмамланганчы шәһәрдәге берничә урамда автотранспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнелә.
18 августта иртәнге 9дан 13 сәгатькә кадәр Тынычлык урамында (Төзүчеләр белән Тынычлык урамнары чатыннан башлап Вахитов урамы борылышына кадәрге арада) транспорт өчен юл ябык була. Бу парад-карнавал репетициясе уздырылуга бәйле рәвештә эшләнелә.
19 августта иртәнге 6дан алып 20 августта бәйрәм беткәнче Тынычлык-Б.Урманче урамнары чатыннан алып Тынычлык-Вахитов урамнары чатына кадәрге арада - Тынычлык урамының так санлы йортлар ягындагы юлы һәм, шулай ук, Тынычлык-Б.Урманче урамнары чатыннан башлап Шинчылар-Б.Урманче ураманары кисешкән арадагы юл транспорт өчен ябылачак. Бу парадның генераль репетициясе уздырылуга һәм трибуналар көйләүгә бәйле рәвештә эшләнелә.
Кичке 7дән алып, Тынычлык урамының җөп санлы йортлар ягындагы юлы (Тынычлык-Вахитов урамнары чатыннан алып Тынычлык-Төзүчеләр урамнары чатына кадәрге арада) бәйрәмгә әзерлек уңаеннан ябыла.
20 августта көндезге 12дән алып түбәндәге юллар ябык була: Тынычлык һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнары чатыннан башлап Мурадьян-Менделеев урамнары чатына кадәрге арада - Тынычлык урамының так санлы йортлар ягындагы олы юлы; шулай ук, Тынычлык-Төзүчеләр урамнары чатыннан башлап Студентлар-Төзүчеләр урамнары чатына кадәрге арада - Төзүчеләр урамы юлы; Тынычлык-Б.Урманче урамнары чатыннан алып Мәктәп бульварына кадәрге арада - Октябрьнең 50 еллыгы урамы юлы; Сөембикә урамында 6нчы йортка кадәрге борылышка кадәрге юл; Мурадьян-Менделеев урамнары «боҗра»сыннан алып Көнкүреш йортына кадәрге арада (Шинчылар-Вахитов урамнары чаты) - Вахитов урамы юлы.
Шулай ук, иртәнге 8дән алып Химиклар-Октябрьнең 50 еллыгы урамнары чатыннан башлап Октябрьнең 50 еллыгы-Спортивная урамнары чатына кадәрге арада - Октябрьнең 50 еллыгы урамының так санлы йортлары ягындагы юл.
Бу көннәрдә транспорт юлның ябык участокларыннан бары тик махсус пропуск буенча гына йөри алачак. Шулай ук, бакча массивларыннан шәһәрдәге бәйрәмгә кайтырга җенучыларга соңгы айларда гадәтләнгән юлдан - Ильинка аша йөрергә туры киләчәк. Чөнки Красный Ключ аша кайта торган юл вакытлыча ябылып тора.
НПАТПның генераль директоры Юрий Иванов әйтүенчә, бу көннәрдә транспорт еш йөриячәк. Бәйрәм көнендә трамвайлар исә ике минутлык интервал белән йөреп торачаклар.
8 һәм 8а вахта автобуслары да бу көнәрдә башкача йөриячәк: 8нче маршрут автобуслары Тынычлык урамыннан Химиклар урамы аша Төзүчеләр урамына чыгачак, ә 8а маршруты автобусы Сөембикә урамы буйлап йөриячәк.
56нчы, 25нче, 59нчы маршрут автобуслары өч көн дәвамында Сөембикә урамы буйлап йөриячәк. Ә 10нчы маршрут автобусы (20 августта) Химиклар урамы буйлап килә дә, үзенең хәрәкәтен Вахитов урамы буйлап дәвам итә.
20 августта шәһәр паркына килүчеләргә, шәхси машиналарын һ.б. куеп калдырып тору өчен, Шинчылар урамында вакытлы стоянка оештырыла. Нефтехимиклар паркындагы кичке бәйрәмнән таралышучы халык өчен, трамвайлар төнге сәгать 11дән соң да йөриячәк.
Бу көнне Красный Ключ поселогында, яр буенда, 100 урынга исәпләнелгән өстәмә стоянка көйләнәчәк. Шулай ук, Мәдәният йорты янәшәсендә һәм Лесная урамындагы «ТАИФ-НК» автозаправкасы тирәсендә дә машина калдыра алачаклар.
Бакчаларга маршрут автобуслары элеккечә йөреп торачак. Моннан тыш, 109нчы маршрут, элеккечә, Красный Ключ поселогы аша йөри башлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев