Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юл вакытлыча ябылачак

Мурадьян һәм Лесная урамнары кисешкән урыннан башлап Красный Ключ поселогына кадәр юл шәхси һәм пассажир атотранспорты өчен вакытлыча ябыла.

Мондый вакытлы уңайсызлык шушы участокта ремонт эшләре төгәлләнү этабына бәйле һәм ул 7 августта иртәнге 3 сәгатьтән башлап, эшләр тулысынча төгәлләнгәнче (якынча 10 августка кадәр) дәвам итәчәк.
Әлеге чикләүләр вакытында, түбәнкамалыларга уңайлы булсын өчен, 2 нче маршрут трамвайлары өстәмә рейслар ясаячак. Шулай ук, 109нчы бакча маршрутына бару өчен  «НПАТП»  Красный Ключ тукталышыннан пантон күпере ягына рейс оештыра. Шәхси машиналары булган кешеләргә Ильинка аша 121а  маршруты юлыннан да барырга була.
Мондый хәрәкәт үзгәрешләре вакытында барачак маршрутыгызны алдан уйлап юлга чыгыгыз һәм юл билгеләренә игътибарлы булыгыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X