Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Югары осталык, кискен көндәшлек

Иҗади башлангыч һәр хезмәткә дә хас. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең төп һөнәрләре буенча хезмәт куючы яшь хезмәткәрләр арасында үткәрелгән бишенче һөнәри осталык бәйгесендә катнашучылар моны тагын бер мәртәбә раслады. Профсоюз оешмасы ярдәме белән пред-приятиенең яшьләр комитеты оештырган әлеге чара Түбән Кама нефть эшкәртү һәм нефть химиясе техникумында узды. «Һөнәрләре буенча иң...

Иҗади башлангыч һәр хезмәткә дә хас. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең төп һөнәрләре буенча хезмәт куючы яшь хезмәткәрләр арасында үткәрелгән бишенче һөнәри осталык бәйгесендә катнашучылар моны тагын бер мәртәбә раслады.
Профсоюз оешмасы ярдәме белән пред-приятиенең яшьләр комитеты оештырган әлеге чара Түбән Кама нефть эшкәртү һәм нефть химиясе техникумында узды. «Һөнәрләре буенча иң осталар» дигән исем өчен нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексыннан - 106 кеше, техникумнан җиде студент көч сынашты.
Техникум директоры Татьяна Куприянова бәйгедә катнашучыларны сәламләп, бу чарага килүчеләрнең күбесе шушы техникумны тәмамлаган кешеләр булуын искәртте. Ул финанс, матди-техник һәм методик ярдәмнәре, яхшы җиһазландырылган лабораторияләр һәм остаханәләр өчен «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Леонид Алехинга, шул исәптән предприятие коллективына рәхмәт белдерде. Чөнки нәкъ менә шушы заманча техника белән җиһазландырылган кабинетларда ярыштылар да инде заводның яшь эшчеләре.
Һөнәри осталык бәйгеләре уздыру «Татнефть»-тә күптәннән күркәм традициягә әйләнде. Предприятие оешкан беренче көннәрдән үк анда ярыш рухы, белемнәр һәм эш күнекмәләре буенча камиллеккә омтылу теләге яши. Баш компания үрнәгендә Түбән Кама нефть эшкәртүчеләре дә әлеге традицияне дәвам итә. 2012 елда Россиядә WorldSkills International (WSI) халыкара хәрәкәте башлану да бу эшкә өстәмә этәргеч бирде. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең кадрлар бүлеге начальнигы Павел Бухмин фикеренчә, соңгы елларда мондый чараларны оештыру һәм үткәрү буенча җитди тәҗрибә тупланды, катнашучыларның осталыклары артты, алар арасында көндәшлек кискенләште.
Яшь һөнәр ияләренең теоретик һәм гамәли әзерлекләрен «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде. Куелган балларны җентекләп санагач, һәр номинация буенча өч җиңүче ачыкланды. Шулай итеп, «Технологик установкалар операторы» номинациясендә Айдар Хуҗин - беренче, Александр Маклашов - икенче, Ренат Әгъзамов өченче урынга лаек булды. Радик Җамалиев, Антон Ветлугин, Александр Болтнев - «Товар операторы» номинациясендә; Радик Хәйруллин, Ильмир Хәлиуллин, Ренат Мадьяров - «Технологик насослар машинисты»; Павел Пляшев, Роберт Хәйруллин, Линар Шакиров - «Электромонтерлар»; Руслан Касыймов, Михаил Савельев, Сергей Макаров - «Статик җиһазлар слесаре»; Илдар Моратов, Айдар Гыйниятуллин, Антон Зюлин - «Динамик җиһазлар слесаре»; Александр Факеев, Булат Шәйгарданов, Айдар Миңнеголов - «Приборчы» номинацияләрендә җиңделәр. «Химик анализ лаборанты» номи-нациясендә исә Резедә Исламова һәм Айгөл Хөсәенова беренче урынны үзара бүлешсә, өченче урынга Елена Назарова лаек булды.
Бүләкләүдән соң ук «Товар операторы» номинациясендә җиңүче-ләр белән әңгәмә кордык. Радик Җамалиев комплекста 2014 елдан эшли икән. Бүген аңа тырышлык һәм осталык кына түгел, уку йортының таныш стеналары да ярдәм иткәндер, чөнки моннан берничә ел элек Радик үзе дә нефть химиясе техникумында белем алган һәм «ТАНЕКО»га эшкә бару турында хыялланган.
Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексында «көмеш» призга лаек булган Антон Ветлугин - алты ел, «бронза» алган Александр Болтнев дүрт ел эшли. Икесе дә башка предприятиеләрдән килгән һәм «ТАНЕКО»ның үзләре элек эшләгән хезмәт урыннарыннан заманча җиһазлар һәм лаеклы хезмәт хакы белән генә түгел, социаль ярдәм дәрәҗәсе, коллективның бердәм һәм оешкан булуы белән дә аерылып торуын әйттеләр. Антон сүзләренчә, көндәлек производство мәсьәләләрен бергәләп хәл итә торган коллегаларны, хәтта мондый конкурста көндәш буларак күз алдына китерү дә кыен.
«Мондый конкурслар кирәкме?» - дигән сорау-га егетләрнең өчесеннән дә бертөрле җавап ишеттек: кирәк. Чөнки мондый ярышларның һәрберсе - осталык буенча бер баскычка югары күтәрелү.
Елена ТОКАРЕВА.
Радик Кутушев фотосы.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев