Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Йортлар җылы һәм уңайлы булыр

Түбән Камада торак йортларга капиталь ремонт ясау барышын тикшерделәр. «Татарстан республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» коммерцияле булмаган оешма вәкилләре Красный Ключ бистәсендәге яңартылган йортларны карадылар.

Пандалар (аюларның бер төре) сурәте төшерелгән биш катлы йорт түбәнкамалыларга яхшы таныш. Әмма җәен сурәтне бетерделәр. Сәбәбе – йортка капиталь ремонт ясау икән. Үзәк урамындагы 2б йорт диварларын җылылык чыгармаучы материал белән тышлаганнар, болдырларын яңартканнар, электр чыбыкларын алыштырганнар, диварларны сыек яшел төскә буяганнар. Түбән Камада мондый төстәге йортлар Спорт һәм Яшьлек урамнарында да бар. Пандалар рәсемен дә ясап куйганнар. 
Биредә яшәүче Татьяна Мазилина өч бүлмәле квартирын 2003 елда сатып алган. Әмма ул бик салкын булган, диварларга күгәрекләр дә чыккан. Хатын ремонттан соң өе җылы һәм уңайлы булыр дип өметләнә. Юл аша тагын бер өйгә капиталь ремонт ясала. Гомумән, комиссия әгъзалары күргәннәрдән канәгать калды. 
Торак-коммуналь департамент директоры Павел Перепелов әйтүенчә, план буенча быел Түбән Камада 746 миллион сумга 123 йорт яңартылырга тиеш: җылылык, кайнар һәм салкын су системасына, подъездларга ремонт ясала, 15 йортта лифтлар алыштырыла, 39 йортта диварлар һәм 59 йортта түбәләр төзекләндерелә. Хәзерге вакытта эшнең 81,7 проценты үтәлгән.    
Лилия Заһретдинова фотолары. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев