Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Җылы сөяк сындырмый» дисәләр дә...

«Июнь аенда җәй күрмәдек» дип зарланучылар тынычланып калдылар дип уйлыйм. Бу көннәрдә урамда чыдап булмаслык эссе, һава температурасы 30 градустан артык.

Елгаларда су коену рәсми рәвештә рөхсәт ителмәсә дә, ка-гыйдәләргә «төкереп биргән» кешеләр кыргый пляжларга ыргылды. Понтон күпере янында да шул ук хәл. Шунда кызыналар, коеналар. Кешеләр күп булган урында авыру йоктыру озак түгел. Коткаручылар даими рейдлар уздырып, куркынычсызлык чаралары турында кисәтеп торсалар да, әлегә нәтиҗәсе күренми. Ә шәһәр пляжында ятаклар, уен мәйданчыгы буш.
Пляжга бармаучылар шәһәр фонтаннарына бара. Әмма хәзерге эпидемиологик хәл вакытында бу да бик куркыныч. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркындагы фонтан төрле яшьтәге балалар белән тулган. Кайберләренең әти-әниләре янәшә булса да, вируслар, микроблар, бактерияләр, пычрак турында ишеткәннәре юк, күрәсең. «Гаилә» паркында да шундый ук күренеш. Рәшәткә-ләр астыннан өскә ыргылучы су агымнары төнлә төрле төстәге утлар белән дә яктыртыла. Әмма дезинфекция чаралары күрелмәү сәбәпле, биредә кое-нырга ярамый. Пычрак суда коену салкын тиюгә генә түгел, төрле йогышлы авыруларга да китерергә мөмкин.
– Уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, быел июль аенда һава температурасы биш градуска югарырак. Яңгырлар әле көтелми. Әмма гаҗәпләнерлек берни юк – бу җәйнең иң кызу ае, – дип аңлата Казан Экология һәм табигатьтән файдалану институтының атмосфераның белән метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, мондый кызу вакыт 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм һава температурасы хәтта 37 градуска кадәр күтәреләчәк. Аннары берничә көн 25 градуска кадәр «суыну» көтелә.
– Эссе көндә йөрәк-кан тамырлары, аллергия һ.б. авырулардан интегүче, өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлекләренә карата аеруча игътибарлы булырга
кирәк. Үзегезне кояш сугудан саклагыз, – ди медицина профилактикасы үзәгенең профилактик эшләр бүлеге мөдире Ильмир Вазиков.
Россиянең Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча баш идарәсе белгечләре дә киңәшләрен бирделәр. Аларны да истә тоту мөһим. Эссе көндә өйдә тәрәзәләрне ябыгыз (бигрәк тә, алар кояшлы якка караса), тәрәзәләрне урамда эсселек кимегәндә генә ачыгыз. Кондиционерны кабызганда, ишекләрне һәм тәрәзәләрне шулай ук ябыгыз. Вентиляторлар да бераз ярдәм күрсәтә ала. Күп су эчегез, душ керегез. Көндез урамга чыкмаска тырышыгыз. Чыгарга кирәк булса да, күләгәле урын сайлагыз, күпмедер вакыттан соң салкынча бинага керергә тырышыгыз. Физик йөкләнеш тә организмга зыян салырга мөмкин. Машинадан чыгарга кирәк булса, эчендә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.
Иркенрәк кием кияргә тырышыгыз, эшләпә, яулык, кепка һәм кояштан саклаучы күзлек турында онытмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру якыннарыгызның хәлләрен белешеп торыгыз. Баш әйләнү, хәлсезлек, баш авырту тойсагыз, салкынрак урынга күчегез, тән температурагызны үлчәгез. Су эчеп куегыз һәм ятып торыгыз. Бер сәгать эчендә хәлегез яхшырмаса, табибка мөрәҗәгать итегез.
Лилия Заһретдинова

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X