Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һәйкәл янында митинг

Түбән Камада бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар үтте. 15 февральдә исә аның Халыклар иҗаты йорты янәшәсендә урнашкан һәйкәле янында митинг оештырылды.

Җәлилнең иҗатын яратып һәм аның көрәштәшләренең якты истәлеген хөрмәт итеп килгән дистәләрчә кешеләр арасында шәһәр хакимияте вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары, студентлар, мәктәп укучылары, шәһәребезнең иҗат коллективлары артистлары һ.б. бар иде.
Митингның иң дулкынландыргыч мизгелләре «Җәлил укулары» конкурсында җиңү яулаган укучыларның Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп укулары булгандыр, мөгаен. Шулай ук «Кама таңнары» һәм «Данко» әдәби берләшмәләре әгъзалары үзләре иҗат иткән шигырьләрен укулары, «Ләззәт» ансамбле һәм Илшат Хәбибуллин башкаруында җырлар да митингка килүчеләрне битараф калдырмады.
Соңыннан шагыйрьнең якты рухын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.
Фәрит ИМАМОВ.
Фото vk.com/uk_nk сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев