Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җырга әйләнгән гомер

1944 елның 25 августында Германиянең Плетцензее төрмәсендә унбер татар егетен - Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровны фашистлар җәзалап үтерә. Шушы минуттан алар үлемсезлеккә атлыйлар. 25 август герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә...

1944 елның 25 августында Германиянең Плетцензее төрмәсендә унбер татар егетен - Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровны фашистлар җәзалап үтерә. Шушы минуттан алар үлемсезлеккә атлыйлар.
25 август герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Өзелгән җыр эзеннән» дип исемләнгән шигърият митингы оештырдылар. Әлеге чара Г.Тукай паркында уздырылырга тиеш булса да, яңгыр яву сәбәпле, китапханәгә күчерелде.
Кичәне Ирек Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге «Ләззәт» татар эстрада ансамбле ачып җибәрде. «Кама таңнары» берләшмәсе язучылары җәлилчеләргә багышланган иҗат җимешләрен укып киттеләр. Әлеге чарада аксакаллар Шурасы рәисе Зирәк Шиһапов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева, шигърият сөючеләр, китапханәчеләр дә катнашты. Батырларыбызның якты рухлары бер минут тынлык белән искә алынды.
Очрашуны алып баручы Әнфисә Фәйзетдинова Рафаэль Мостафинның «Өзелгән җыр эзеннән» китабыннан кормашчыларның үлем алдыннан - гомерләренең соңгы минутларында да төшенкелеккә бирелмичә, бер-берсенең рухын күтәрү нияте белән, әкрен генә «Кара карлыгач микән, сары сандугач микән..» җырын сузып җибәрү турындагы өзеген укыган вакытта, үзеннән-үзе күз яшьләре тәгәрәде.
Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре «Онытма, хәтерлә, батырлар мәңгегә хәтердә» исемле китап күргәзмәсе оештырды.
Шигърият митингы дүрт ел рәттән инде Муса Җәлил һәйкәле янында уза иде, кызганычка каршы, Лемаев паркында реконструкция эшләре бару сәбәпле, бу юлы бинада узды. Кичәдә катнашучылар М.Җәлилнең туган көнендә, 15 февральдә, һәйкәл янында очрашырбыз дигән теләктә калдылар.
Ләйсән Петрова.
Фотода: китапханәче Әнфисә Фәйзетдинова «Кама таңнары» әгъзалары алдында чыгыш
ясый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев