Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Йөгерделәр, сикерделәр, йөзделәр...

Түбән Камада мәктәп укучылары арасында «Президент ярышлары» бөтенроссия спорт чарасының республика этабы уздырылды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан 12шәр команда катнашты. Балалар күп төрле спорт ярышларында, эстафеталы йөгерүдә, йөзүдә, туган якны өйрәнүгә багышланган иҗади һәм теоретик бәйгеләрдә катнаштылар. Нәтиҗәдә, шәһәр командалары арасындагы ярышларда Әгерҗе - беренче, Түбән Кама -...

Түбән Камада мәктәп укучылары арасында «Президент ярышлары» бөтенроссия спорт чарасының республика этабы уздырылды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан 12шәр команда катнашты.
Балалар күп төрле спорт ярышларында, эстафеталы йөгерүдә, йөзүдә, туган якны өйрәнүгә багышланган иҗади һәм теоретик бәйгеләрдә катнаштылар. Нәтиҗәдә, шәһәр командалары арасындагы ярышларда Әгерҗе - беренче, Түбән Кама - икенче, Алабуга өченче урынны яулады. Авыл мәктәпләре арасында Мөслим районы - «алтын»га, Теләче - «көмеш»кә, Зәй районы «бронза»га лаек булды.
«Бу кызыклы, заманча, киң күләмле спорт проекты һаман саен күбрәк популярлык казана. Моның шулай булуы яхшы да. Чөнки нәкъ менә шундый чаралар яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүгә ярдәм итә. Менә сез өч көн дәвамында йөгердегез, сикердегез, йөздегез, уйнадыгыз - физкультура дәресләрендә, мәктәпләрдәге спорт секцияләрендә, спорт учреждениеләрендә өй-рәнгәннәрегезне спорт хөкемдарлары каршында күрсәтеп, үзегезнең нәрсәгә сәләтле икәнегезне исбатладыгыз» - диде ярышларның йомгаклау өлешендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин.
Чыннан да, соңгы елларда республика күләмендә, шул исәптән Түбән Камада да, яшьләрне сәламәт һәм актив яшәү рә-вешенә җәлеп итү өчен бөтен мөмкинлекләр булдырыла: универсаль спорт мәйданнары эшли, балалар өчен спорт учреждениеләре һәм стадионнары төзелә. Әлбәттә, аларда шөгыльләнүчеләрнең саны да артканнан арта.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев