Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ятимнәр квартирлы булды

Әлмәт, Мөслим, Зәй һәм Түбән Камадан барлыгы утыз ятим егеткә һәм кызга узган җомгада шәһәребезнең Ф.Табиев урамындагы 21нче йорттан бер бүлмәле квартир ачкычлары тапшыру тантанасы булды. - Тормышыгыздагы дулкынландыргыч та, шатлыклы да көн бүген, - дип квартир алачак яшьләргә мөрәҗәгать итте муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. - Чөнки хыялыгыз...

Әлмәт, Мөслим, Зәй һәм Түбән Камадан барлыгы утыз ятим егеткә һәм кызга узган җомгада шәһәребезнең Ф.Табиев урамындагы 21нче йорттан бер бүлмәле квартир ачкычлары тапшыру тантанасы булды.
- Тормышыгыздагы дулкынландыргыч та, шатлыклы да көн бүген, - дип квартир алачак яшьләргә мөрәҗәгать итте муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. - Чөнки хыялыгыз тормышка аша, һәркайсыгыз квартир ачкычы аласыз.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да егетләрне, кызларны үз тормышларындагы зур вакыйга уңаеннан котлады. Бу махсус программа буенча, ун ел эчендә 1947 ятим балага квартир бирелгәнлеге, шул максаттан дәүләттән 1 миллиард 457 миллон сумга якын акча тотылганын әйтте. Һәм ул программаның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның аерым игътибар үзәгендә булуына басым ясады. Соңгы өч елда ятимнәргә «Госжилфонд» карамагындагы бу квартирлар яңа төзелгән йортлардан гына бирелә икән. Республиканың башка төбәкләрендәге ятимнәргә дә нәкъ менә безнең Түбән Камада квартир бирелү сәбәбе гади генә - промышленносте бик нык алга киткән шәһәрдә эш табу мөмкинлеге дә зур, яшәү өчен дә бик уңайлы...
Тантаналы шартларда квартир ачкычлары өләшенгәч, бәхетле егетләр һәм кызлар, җитәкчеләр белән берлектә, яңа йорт каршында фотога да төштеләр.
Квартир ачкычы тоткан егет-ләрнең берсенә - Илфат атлысына сүз каттым. Кама Тамагында туып, җиде яшенә кадәр шунда үскән ул. Үз сүзләре белән әйткәндә, «әнисенә бәйле сәбәпләр» аны, башта - үз районнарындагы приютка, аннан Алабугадагы балалар йортына илтә. Тугыз яшеннән алып, абыйсы һәм апасы белән, Мөслим районындагы Күбәк авылында яшәүче Хәсәншиннар гаиләсендә тәрбияләнә. Унтугыз яшьлек бу егет хәзерге вакытта Яр Чаллыда яши, «Татавтодорстрой»да эшли. Сөйләшә-сөйләшә, йортның беренче подъездындагы сигезенче катка күтәреләбез. Илфат, кулындагы ачкычы белән, квартир ишеген ача. Стеналарына ачык якты төстәге обой ябыштырылган, балкон тәрәзәләре пластиктан ясалган, идәненә матур линолеум түшәлгән...
Илфат та шатлыгын яшерә алмый: «Бик иркен, яхшы квартир. Мәйданы 40 квадрат метр бит! Җиһазлар да алып куячакмын. Мөслимдәге Гөлфирә әниләр дә кирәк-ярак бирәчәкләр. Үз тормышым, үз квартирым. Мин бик тә бәхетле».
Мөслим ягындагыча саф татарча сөйләүче Илфат Батыршинның бертуган абыйсы Маратка да, шушы программа буенча, әле узган елда гына Түбән Камада бер бүлмәле квартир бирелгән булган. Апасы Гөлүсә, дәүләт программасы нигезендә, 2014 елда шундый квартирны күрше Чаллы шәһәрендә алган...
Ел азагына кадәр Татарстанда барлыгы 311 ятим бала (аталы-аналы килеш ятимлеккә дучар ителгәннәре дә аз түгел!) квартирлы булачак. Ятимнәрнең квартирларын кемнәрдер тартып алыр дип борчыласы юк, чөнки алар анда найм буенча яшәячәкләр, сата да, алмаштыра да алмая-чаклар. Биш ел дәвамында «квартплата»ларын вакытында түләп барсалар, тәртип бозмасалар, «социаль найм» буенча килешү төзү мөмкинлегенә ия булачаклар.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев