Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшелләндерәбез дә, төзекләндерәбез дә

Быел Түбән Камада 200 мең тирәсе чәчәк утыртылган. Теплицаларда тагын 300 меңе үз чиратын көтә. Шәһәрдәге клумбаларның гомуми мәйданы 3400 квадрат метр. Шәһәрне төзекләндерү идарәсе начальнигы Лилия Галимҗанова әйтүенчә, Түбән Камада яңа чәчәклекләр булдырылган, мисал өчен, «Макдональдс» янында. Быел көнбагышлар бигрәк күп утыртыла. Алар Вахитов боҗрасын бизи. Узган елдагыча бархатцы,...

Быел Түбән Камада 200 мең тирәсе чәчәк утыртылган. Теплицаларда тагын 300 меңе үз чиратын көтә. Шәһәрдәге клумбаларның гомуми мәйданы 3400 квадрат метр.

Шәһәрне төзекләндерү идарәсе начальнигы Лилия Галимҗанова әйтүенчә, Түбән Камада яңа чәчәклекләр булдырылган, мисал өчен, «Макдональдс» янында. Быел көнбагышлар бигрәк күп утыртыла. Алар Вахитов боҗрасын бизи. Узган елдагыча бархатцы, петуния, сальвия утыртыла. Шәһәрдәшләрне 150 декоратив балан куагы, Урман, Төзүчеләр, Мурадьян урамнарындагы чәчәк кашполары шатландыра.

«ЭКОбомба» акциясе кысаларында, «Гаилә» паркында 500 кедр һәм 300 карагач утыртылган. Бу зур эштә теләгән шәһәрдәшләребез һәм балалар экология-биология үзәгендә шөгыльләнүчеләр катнашкан. Түбән Кама урамнарына 100гә якын башка төр агач утыртылган.

Лилия Галимҗанова әйтүенчә, Химиклар урамында агачларны кисү буенча гаять зур эш башкарылган. Алда Яшьлек урамындагы яңартылган ишегалдын һәм Лемаев мәйданын ачу тантанасына әзерлек, моннан тыш «Яр буенда» экопаркы проектын эшләү бара.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев