Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ярдәмнән калдырмаслар

Санлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча махсус ярдәм үзәге үз эшен башлап җибәрде. Белгечләргә «кайнар линия»гә шалтыратып, үзегезне борчыган сорауларны бирә аласыз.

14 октябрьдә республика аналог телевидениедән санлы телевидениегә күчәчәк, димәк, кабельгә тоташтырылган телевизорлар күрсәтмәячәк. Шуңа да, ярдәм үзәгенең «кайнар линия» телефоннары бер дә туктап тормый, операторларга шәһәрдән дә, районнан да шалтыраталар.
Белгеч Светлана Агеева әйтүенчә, сорауларны, нигездә, өлкән яшьтәгеләр бирә. Күп кеше әле дә «аналог» сүзен аңлап бетерми, приставкаларны кайдан сатып алырга, ничек тоташтырырга белмәүчеләр дә бар. Ярдәмгә үзиреклеләрне дә җәлеп итәләр.
Сездә нинди телевидение булганын бик тиз ачыклап була: телевизор экранында канал билгесе янында «А» хәрефе торса – «аналог» дигәнне аңлата. Димәк, санлы телевидениегә күчкәч, бу канал күрсәтмәячәк.
Приставка бәясе төрлечә: 900-1700 сум чамасы тора. Иң арзанын сатып алсагыз да, 20 каналны бушлай карау өчен җитә. Сатып алсагыз, чекны ташламагыз, гаилә кереме кеше башына 20 меңнән сум кимрәк булса, акчаны кайтарырга мөмкин (шартлары турында газетаның 27 сентябрьдә чыккан санында язган идек). Приставканы тоташтыра яки телевизорны көйли алмасагыз, үзиреклеләр бушлай ярдәм итәчәк. НТР һәм республиканың башка каналларын карау өчен аергыч (разветвитель) сатып алырга кирәк.
Авылларда хәлләр башкачарак. Кешеләрнең күпчелеге телевизорны спутник антеннасы аша карый. 4000 хуҗалык әлегә кабель каналына тоташтырылмаган.
Приставка сатып аласыгыз килмәсә, «Летай», «МТС» яки «Дом.ру» операторларына мөрәҗәгать итегез. Алар дистәләрчә каналларга тоташтыралар, әмма түләү кыйммәтрәк була.
Сорауларыгыз булса, ярдәм үзәгенә 072 яки 88 (555) 40-07-20 номеры буенча шалтыратыгыз. Хәзер шалтыратулар – 8.00-20.00 сәгатьтә, 14 октябрьдән тәүлек әйләнәсендә кабул ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев