Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яндырсаң – 4 мең сум штраф!

Дмитриевка бакчачылык ширкәтендә коры үлән януы аркасында ут чак кына бакчага капмый калган. Йортны күршеләр һәм вакытында килеп җиткән янгын сүндерүчеләр коткарган. Узган атна ахырында Сарсаз-Бли авылында ташландык урында үләнгә ут кабу сәбәпле, ялкын кырыйда торган бакчага күчеп, абзар һәм мунча янып беткән. Лесная урамында да шактый гына җир мәйданы...

Дмитриевка бакчачылык ширкәтендә коры үлән януы аркасында ут чак кына бакчага капмый калган.
Йортны күршеләр һәм вакытында килеп җиткән янгын сүндерүчеләр коткарган. Узган атна ахырында Сарсаз-Бли авылында ташландык урында үләнгә ут кабу сәбәпле, ялкын кырыйда торган бакчага күчеп, абзар һәм мунча янып беткән. Лесная урамында да шактый гына җир мәйданы янган.
Хәзерге вакытта Татарстанда, шул исәптән Түбән Камада, янгынга каршы режим кертелгән. Бу вакытта ачык утта ашарга пешерү, чүпчарны һәм үләнне яндыру катгый тыела. Штраф 4 мең сумга кадәр җитә. Соңгы арада янгын сүндерүчеләр коры үләнгә ут капкан урыннарга 6 мәртәбә чыкканнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев