Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ял урыны да кирәк

Иҗтимагый киңлекләр муниципаль проекты кысаларында, республика программасы ярдәме белән, быел Зур Афанас авылында парк төзү гамәлгә ашырыла.

Паркның нинди булачагы турында авыл кешеләре белән инде март аенда ук сөйләшкәннәр. Проектлаштыручылар һәм архитекторлар белән очрашулар уздырылган. Әзерлек эшләре барышында авыл кешеләренең тәкъдимнәре һәм теләкләре исәпкә алынган. Зур Афанас кешеләре булачак паркның исемен дә уйлап куйганнар инде. Ул «Дуслык» дип аталачак.
Әлбәттә, ял итү урыны булгач, анда кышын чаңгыда һәм тимераякта шуу, җәен футбол уйнау һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә тудырылырга, командаларга бүленеп уйнау мәйданчыклары, төрле уеннар өчен билгеләнгән урыннар һ.б. булырга тиеш.
Хәзерге вакытта ял итү зонасында төзелеш эшләре башланган инде. Биредә төзелеш техникасы эшли  һәм материаллар китерелгән. 0,8 гектар мәйданда,  авылның һәр кешесе килеп, рәхәтләнеп ял итә алырлык шартлар тудырырга җыеналар.
Бу атна башында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Зур Афанас авылының ял итү паркы төзелешен карады, белгечләр белән күчмә киңәшмә уздырды. Белгечләр әйтүенчә, паркта яшьләр ялын оештыру буенча да күп нәрсәләр булачак. «Малайларга тимераякта һәм чаңгыда шуу, футбол уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен шундый мөмкинлекләр тудыру бик яхшы», – дип ассызыклады Айдар Метшин, эш барышы белән танышып йөргәндә. Теге яки бу спорт җиһазын урнаштырганда, малайларның фикерләре белән кызыксынырга, аларның теләкләренә дә колак салырга кирәклеген әйтте.
Парк янәшәсендәге бинага капиталь ремон ясаганнан соң, киләчәктә анда үсмерләр клубы да эшли башлаячак. Республика програмасы ярдәме белән тормышка ашырылучы әлеге парк төзелешенә 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 
Шушы ук көнне Айдар Метшин республика программасы кысаларында төзелә торган тагын бер объект – «Шифалы» санаторийыннан Красный Ключ поселогына кадәрге юлны яңарту эшләренең барышы белән танышты.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев