Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ял итү өчен уңайлы урын

Яңартылган «Великлар» автошәһәрчеге 17 ноябрьдә эшли башлаячак. Шәһәр мэры Айдар Метшин шулай дип белдерде.

Бу – республика программасы кысаларында тормышка ашырылучы проект. Программа нигезендә, агымдагы елда Түбән Кама муниципаль районына барлыгы 135 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ул Кама Аланы поселогында – экопарк, Олы Афанас авылында паркның беренче этабын эшләүгә, «Кама» пляжын киңәйтүгә, шулай ук автошәһәрчекне яңартуга тотылган. Әлеге төзелеш эшләренең күп өлеше тәмамланган, ә калган өлеше киләсе елның язында дәвам итәчәк.
Үзгәртеп төзү нәтиҗәсендә, автошәһәрчек үзенең мөмкинлекләрен шактый киңәйткән. Хәзер ул якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләргә ял итү өчен заманча уңайлы урынга әверелгән. Автошәһәрчектә зур Яңа ел мәйданчыгы да булдырылачак.
Яңа территориядә велосипедчыларга аерым игътибар биреләчәк. Бу автошәһәрчекнең исеменнән дә ачык чагыла. «Безнең максат –  велокультураны югарырак дәрәҗәгә күтәрү», – дип аңлатты Айдар Метшин. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X