Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Якты эз калдырган оешма

Шәһәр музеенда комсомолның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Чыннан да, шанлы юл узган, җәмгыятьтә якты эз калдырган иң күләмле яшьләр оешмасы октябрь ахырында 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әле бик ерак булмаган тарих сәхифәләренә күз салсак, комсомол үз сафларында миллионлаган яшь патриотларны, җәмгыять төзүчеләрне тәрбияләгән. Бу оешманы белгән, аның сафларында чыныгу алган буын вәкилләре әле дә исән, алар безнең арабызда. Аларның искә төшереп сөйләрлек, хәзерге яшьләргә җиткерерлек истәлекләре байтак.
Әлеге бәйрәмгә төрле елларда хезмәте комсомол белән бәйле булган кешеләр чакырылган иде. Сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәйдуллин, «Комсомольская правда» медиахолдингы вәкиллегенең генераль директоры Тимур Бәдретдинов чыгыш ясады. 
Чара кысаларында, ВЛКСМ тарихы буенча викторина узды, истәлекле бүләкләр тапшырылды, шуннан соң чакырылган кунаклар шәһәребезне төзүче комсомолларның матур эшләренә багышланган экспозиция карадылар.
Җәмгыятьтәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, комсомоллар хәрәкәте хәзерге вакытта рәсмилеген югалтты. Шуңа да карамастан, яшьләр өчен комсомолга тиң оешма юклыгын күпләр таный. Ни генә дисәләр дә, комсомол яшь буын өчен батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булып, кешеләр күңелендә мәңге сакланыр.
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X