Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Яхшылыкны бергәләп эшләү мөһим»

5 декабрьдә шәһәребез волонтерлары үзләренең «һөнәри» бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр – «Ковер» яшьләр үзәгендә, Халыкара волонтерлар көне уңаеннан, тантаналы бәйрәм булды.

Түбән Каманың волонтерлык хәрәкәте вәкилләрен муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин котлады. «Без сезнең яңа башлангычларга һәм сез мөһим дип санаган барлык эшләргә  ярдәм итәчәкбез», – дип белдерде ул. Соңыннан Айдар Метшин әлеге хәрәкәт лидеры Булат Әюповка Рәхмәт хаты һәм торт тапшырды.
Чыннан да, шәһәребездә волонтерлар бик күп. Оешмада барлыгы 250 гә якын кеше исәпләнә. «Ковер» яшьләр үзәгендә  узган әлеге тантанага килүчеләрнең саны да йөздән ким булмагандыр. Аларның барысын да бер нәрсә берләштерә: тирә-ягыбыздагы кешеләргә карата изге гамәлләр кылу. Һәм, әлбәттә, волонтерлар әлеге эшләре өчен бернинди бүләк тә өмет итмиләр. 
Айдар Метшин сүзләренчә, яшь кешедә башкаларга эчкерсез ярдәм теләге һичшиксез булырга тиеш һәм яхшылыкларны ялгыз гына түгел, ә команда белән эшләү аеруча мөһим. 
Рәсми өлештән соң, бәйрәм күңел ачулар белән дәвам итте, яшьләр өчен җирле «йолдызлар» чыгыш ясады.

Халыкара волонтерлар көне Россия күләмендә дә билгеләп үтелде. Мәскәүдә ул «Доброволец России - 2018» халыкара форумы рәвешендә узган. Анда 16 меңнән артык кеше катнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк: катнашучылар арасында Түбән Камадан «Нык ихтыярлы кешеләр» инициатива төркеме лидеры, «Надежда» тернәкләндерү үзәге педагогы Даурия Якупова да катнашкан. 
Форум программасы эшлекле, гамәли, мәдәни һәм күңел ачу өлешләреннән торган. Иреклеләр социаль учреждениеләрдә, коммерцияле булмаган берләшмәләрдә һәм хәйрия фондларында булганнар, социаль волонтерлыкның үзенчәлекләре белән танышканнар. 
Россия Президенты Владимир Путин булган чарада Түбән Камадан Даурия Якупова белән берлектә Лиза Сперанская да катнашкан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев