Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яхшырагын тапмассыз!

Иң уңайлы микрорайоннан, яңа һәм барлык шартлар тудырылган, ә иң мөһиме, чагыштырмача кыйммәт булмаган бәядә квартир алырга теләгән түбәнамалыларга киңәшебез - Сезнең хыялыгыздагы квартир Химиклар проспектындагы 45 А йортта урнашкан. Әйләнә-тирәсе төзүчеләр тарафыннан бөтен нечкәлекләренә кадәр исәпкә алынып ямьләндерелгән һәм койма белән әйләндереп алынган, 10 катлы, ике секцияле зиннәтле кирпеч...

Иң уңайлы микрорайоннан, яңа һәм барлык шартлар тудырылган, ә иң мөһиме, чагыштырмача кыйммәт булмаган бәядә квартир алырга теләгән түбәнамалыларга киңәшебез - Сезнең хыялыгыздагы квартир Химиклар проспектындагы 45 А йортта урнашкан.
Әйләнә-тирәсе төзүчеләр тарафыннан бөтен нечкәлекләренә кадәр исәпкә алынып ямьләндерелгән һәм койма белән әйләндереп алынган, 10 катлы, ике секцияле зиннәтле кирпеч торак йорт ул. Анда, проект нигезендә, төрлечә планлаштырып төзелгән бер, ике һәм өч бүлмәле квартирлар бар. Машиналары булган кешеләр өчен автомобильләр кую урыны да каралган.
Мәктәптән яки балалар бакчаларыннан кайткач, балалар заманча уен мәйданчыкларында уйный ала. Өлкәннәр турында да онытмаганнар, аларга да ял итү мөмкинлекләре тудырылган. Яшәүчеләрнең иминлеген кайгырту максатыннан, йорт тәүлек әйләнәсендә видео күзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган. Стадион, Боз сарае, сәүдә үзәге, уку йортлары һәм кафе янәшәдә генә диярлек урнашкан.
Түбән Камада һәм күрше шәһәрләрдә яшәүче квартир сайлаучы кешеләргә ашыгырга кирәк, чөнки биредә торак мәйданнарын сатуның соңгы этабы башланды һәм квартирлар саны санаулы гына калып бара. Химиклар проспектында урнашкан күпкатлы 45А йорттан үзегезне канәгатьләндерерлек бәядән квартир сатып алырга соңга калмагыз! Тулырак мәгълүматны 24-49-01, 8-917-246-23-11 номерлары белән телефоннан шалтыратып яки «prestige-stroyka.ru» сайтына кереп карап белергә мөмкин.
Эльвира МОРТАЗИНА, квартир хуҗасы:
- Баштан ук квартирны яңа йорттан алырга уйлаган идек. Нәкъ менә шушы йортны сайладык. Чөнки андагы квартирны да, йортның урнашкан урынын да бик ошаттык. Кибетләр дә янәшәдә, якында гына - Г.Тукай исемендәге ял һәм уку паркы. Химиклар урамы буенча бераз җәяүләсәң, «Гаилә» паркына да ерак калмый.
Азат РӨСТӘМХАНОВ,Химиклар проспектындагы 45 А йортта яшәүче.
- Йортның шәһәр үзәгендә урнашкан булуы яхшы! Өстәвенә, ул панельдән түгел, ә кирпечтән төзелгән - димәк, җылы. Ишегалдының койма белән әйләндереп алынган булуы да яхшы, машиналар кую урыны бар. Безнең гаиләгә нәкъ менә шундый кирәк тә инде.
Реклама тәртибендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев