Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа ысул белән

Торак-коммуналь хуҗалыгына бурычлылар белән яңача көрәшә башлаячаклар. Моңа кадәр квартплата түләмүчеләрнең утларын, суларын, газларын өзеп квартплата түләргә мәҗбүр итеп караганнар иде. Ә хәзер яңа ысул уйлап тапканнар, бу очракта бурычлары күп җыелган квартирларның канализацияләрен өзәчәкләр. Моның квартирларга керү мәҗбүри түгел, махсус җайланма кулланып йорт түбәсеннән шланга төшереп, тиешле квартирның гына...

Торак-коммуналь хуҗалыгына бурычлылар белән яңача көрәшә башлаячаклар.
Моңа кадәр квартплата түләмүчеләрнең утларын, суларын, газларын өзеп квартплата түләргә мәҗбүр итеп караганнар иде. Ә хәзер яңа ысул уйлап тапканнар, бу очракта бурычлары күп җыелган квартирларның канализацияләрен өзәчәкләр. Моның квартирларга керү мәҗбүри түгел, махсус җайланма кулланып йорт түбәсеннән шланга төшереп, тиешле квартирның гына канализациясен өзәчәкләр. Үз белдекләре белән кире тоташу мөмкин булмаячак, чөнки махсус аппарат ватуларга бирешми.
Канализация торбасын өзгәнче квартплата түләү буенча бурычлыларны 1 ай алдан кисәтәчәкләр, аннан соң әле бурычларны түләргә тагын 3 көн мөмкинлек биреләчәк. Бары тик шуннан соң гына канализация торбасын томалап куячаклар. Бурычларны түләп бетерү турында квитанция күрсәткәч кенә, торбаны ачачаклар.
Бу тәҗрибәне Казанда, Чаллыда һәм Алабугада күптән кулланалар икән. Бүгенге көндә түбәнкамалыларның торак-комуналь хуҗалыгына 235 миллион сум бурычлары бар. Бу очракта пенсиясен очын очка ялгап баручы пенсионерлар зыян күрмәсеннәр, ә чит илләрдә йөреп яки дөнья куып бурычларын түләргә вакыты булмаганнарга гына кагылсын иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев