Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа мәктәп төзеләчәк

Түбән Камада тагын бер мәктәп төзергә ниятлиләр. 34 нче микрорайонда урнашачак 38нче номерлы бу уку йорты башкалардан аерылып торачак.

37нче мәктәп китапханәсендә аның проекты буенча семинар узды. Әңгәмәне Мәскәүдән килгән психология фәннәре кандидаты Марина Битянова эшлекле уен формасында алып барды. Семинарда катнашкан мәктәп директорларының, балалар бакчалары мөдирләренең, мәгариф идарәсе вәкилләренең, дизайнерларның һәм эшмәкәрләрнең төп максаты – белемнәрен, тәкъдимнәрен берләштереп, бердәм нәтиҗәгә килү. Сүз уңаеннан, 38 нче мәктәп «Татнефть» компаниясе белән берлектә төзеләчәк. «Конкрет проект бар, хәзер исә без эчтәлеге турында уйланырга тиешбез», – дип ассызыклады, мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов. Билгеле булганча, мәктәп төзелеше киләсе елда башланачак. Анда 950 бала белем алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев