Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа микрорайон яшәүчеләренә наркотик таратучылар тынгылык бирми

Түбән Камада Корабельная урамындагы йортта яшәүчеләр наркотик матдә таратучылар һәм аларның клиентларыннан зыян күрә.

Әфьюн таратып йөрүче курьерлар аларны, яшерен урыннарга качырып куялар икән, наркотикларны алырга килүчеләр, матдәне эзләп ишек кыекларын каералар. Полицейскийлар аларны җинаять өстендә тота алмый, ә менә яңа төзелгән йортларда яшәүчеләр бу проблемалардан ничек котылырга кирәклеген белә.

Түбән Кама халкы әлеге проблеманы хәл итүне йортны “Куркынычсыз шәһәр” системасына кертүләрендә күрәләр. Видеокүзәтү камералары булу, алар фикеренчә, ишегалдында тәртип сакларга ярдәм итәчәк. Әгәр оператив рәвештә моны эшләп булмый икән, йогынты ясауның тагын бер ысулы бар – кешеләргә, ишегалларының начар яктыртылуына зарланып мөрәҗәгать язырга кирәк. Караңгы ишегалды, кырын эш башкаручыларны үзенә җәлеп итеп тора.

Бер ишегалдында проблеманы ничек хәл итәргә дип уйлаган арада, калганнарында яшәүчеләргә дә уяу булырга кирәк. Подъездда, йорт яки ишегалдында шикле кешеләрне күрсәгез, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев