Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа елны мандариннар белән

"ТАНЕКО" акционерлык җәмгыятендәге нефть эшкәртү заводының 28нче цехында Марсель Шәйхетдинов сменасы яңа 2015 елны үз хезмәт урынында, күнегелгән эш режимында каршылаячак. Күкертле нефтьне крекирлау һәм шуннан нефть продуктлары ясау цехында 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 14 кеше өчен гадәти эш сменасы булачак. Шуларның дүртесе - Марсель Шәйхетдинов, Айдар Сафиуллин,...

"ТАНЕКО" акционерлык җәмгыятендәге нефть эшкәртү заводының 28нче цехында Марсель Шәйхетдинов сменасы яңа 2015 елны үз хезмәт урынында, күнегелгән эш режимында каршылаячак.

Күкертле нефтьне крекирлау һәм шуннан нефть продуктлары ясау цехында 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 14 кеше өчен гадәти эш сменасы булачак. Шуларның дүртесе - Марсель Шәйхетдинов, Айдар Сафиуллин, Дмитрий Ядров һәм Нияз Сәлахов үзләре өчен әлеге бәйрәм төненең ничек үтәсе хакында сөйләргә ризалык бирделәр. Әйдәгез, үзләрен тыңлыйк. Сүз уңаеннан, бу егетләрнең узган Яңа елны да заводтагы үз эш урыннарында каршылаганнарын әйтик. Дөрес, бүгенге көндә "ЕВРО-5" дизель ягулыгы һәм авиация керосины җитештерелә торган җайланма бер ел элек әле көйләтеп-эшләтеп җибәрә башлау режимында гына иде.

Быел ул яктан хәл бик җитди - үтә дә заманча булган җайланма-җиһазның тиешенчә эшләве өчен эшчеләр һәм белгечләр тулысынча җаваплы. Шуңа күрә дә барысы да инструкция буенча башкарыла: технологик процессны тормышка ашыру да; җайланма-җиһазларны тикшереп-күзәтеп тору да; чималга һәм продукциягә анализ үткәрү өчен проба алу да; җайланмаларны карап йөреп чыгу да һ.б.

Әлбәттә инде, бу җаваплы төндә бәйрәм рухы да үзен сиздерәчәк. Яңа ел җитәргә бер атнадан артык кына вакыт калып барган бер мәлдә "ТАНЕКО" Комплексының производство биналарында бизәлгән чыршылар хасил булды. Бәйрәмне эштә уздырсалар да, егетләрнең хатыннары да тәмле ризык әзерләп җибәрми калмаслар. Аларның дүртесе дә гаиләле бит. Ниязлар бәби көтә, ә Дмитрийның инде баласы бар. Төнге сменага китәр алдыннан, Дмитрий (ул әле Кыш бабай да) чыршы төбенә үзе әзерләгән бүләген дә куеп калдырыр.

Бәхеткә, егетләрнең хатыннары Яңа елны ирләреннән башка гына каршы алырга тиешлекләрен аңлыйлар. Производство графигы буенча, аларга әле 2017 елны да эштә уздырырга туры киләчәк. Аның каравы, шуннан соң дүрт ел рәттән 28нче цехның әлеге "Г" сменасындагылар Яңа елны үз гаиләләре белән бергә каршы алачаклар. Ә хәзергә, эш урыннарында егетләрнең бәйрәм табынында - шампан шәрабы урынына Яңа ел ризыгы булып саналучы хуш исле мандариннар булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев