Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа елда – яңа тарифлар

Беренче чиратта, бу, әлбәттә, торак-коммуналь хезмәт бәяләренә кагыла. Аларның артуын без куркып көтеп алабыз. Быел да торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа саннар күрсәтелгән түләү квитанцияләре (арткы ягында), китерделәр. Шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин, хәбәрчеләр белән очрашып, бәяләр арту сәбәпләрен аңлатты, тормышка ашырылачак республика программалары белән таныштырды.

Шәһәр тарафыннан билгеләнә, республика раслый

Кануннар җыелмасы буенча, тарифлар торак һәм коммуналь дигәннәргә аерыла. Беренчесе торак бинасын тәртиптә тоту, төзекләндерү, идарә итү белән бәйле. Алар өчен хаклар җирле үзидарә органнары, ягъни шәһәр башкарма комитеты тарафыннан билгеләнә. Коммуналь хезмәтләргә су, электр, газ белән тәэмин итү керә. Бәясе исә, ТРның тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән раслана.
– Россия хөкүмәте боерыгы һәм Татарстан Президентының указы буенча, 2020 елга торак-коммуналь хезмәтләр бәясе дүрт проценттан да күпкә артмаска тиеш. Тарифлар елына бер тапкыр гына үзгәрә. Артуының сәбәбе, күп фатирлы торак фондын төзекләндерү һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы арттыру белән бәйле, – дип аңлатты Денис Баландин.
1 гыйнвардан торак-коммуналь хезмәтләре генә кыйммәтләнәчәк. Шуны өстенә, гомер булмаганны, дигәндәй, салкын су бәясе 20 тиенгә кимиячәк. Нәтиҗәдә, кайнар суның бер кубы 137, 04 сум тәшкил итәчәк. Коммуналь хезмәтләр хакы 1 июльдән артачак икән.
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючыларга килгәндә, алар хезмәт хаклары белән мактана алмый. Сүз урам себерүчеләр, слесарьлар, сантехниклар, эретеп ябыштыручылар, таркторчылар һ.б. турында бара. Яңа бәяләр аларның хезмәт хакын биш процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Программалар дәвам итә

Денис Иванович әйтүенчә, моңа кадәр гамәлгә ашырылган республика программалары буенча эшләр дәвам итәчәк. Шуларның иң зурысы – күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау. Быел 713 миллион сумга 96 йорт төзекләндереләчәк. Әлеге программа инде 11 ел дәвам итә, димәк, аны тормышка ашыру өчен акча да кирәк. Шуңа күрә капиталь ремонт өчен элек 5,85 сум алынса, быел 6,11 сум тәшкил итәр.
Республика программасы буенча быел Түбән Камада тагын 472 подъезд яңартылачак. Бу эшкә 163 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
– Төзекләндерүгә кирәкле материалларны сатып алу өчен 2,83 сум алынса, 1 гыйнвардан 2,96 сум алыначак. Сүз уңаеннан, бу программаны 2022 елга төгәлләргә ниятлибез. Аннары подъездларда ремонт биш елга бер тапкыр планлы рәвештә ясалачак, – дип дәвам итте Денис Баландин.
Тормышка ашырылучы программаларның тагын берсе кайнар су белән тәэмин итүгә бәйле. Аның буенча эшләр 2011 елда башланган. Шулай ук, ел саен йорт ишегалларында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштырыла. «Куркынычсыз шәһәр» программасы кысаларында ишегалларында 1002 видеокамера куелган, тагын 1800не кую планлаштырыла. Быел исә 609 камера урнаштырылачак. Программа 2022 елда төгәлләнәчәк.
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә безне көткән яңалыклар – менә шулар. Бәяләр дүрт процентка гына арта дип шатланырга иртәрәк. Нәтиҗәдә, фатирның бер квадрат метрыннан уртача 1,34 сумга күбрәк ала башлаячаклар. 2019 елда ул 103,54 булса, быел инде 104,88 сум торачак. Фатирыгызда ничә квадрат метр? Исәпләп карагыз әле! Шунысы шатландыра: республикадагы башка шәһәрләр белән чагыштырганда, Түбән Камадагы бәяләр Яр Чаллыдан кыйммәтрәк булса да, Әлмәттән һәм Казаннан арзанрак әле.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев