Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа ел ишек какканда

Тагын бер елны тәмамлыйбыз. Аның санаулы бер-ике көне генә калды. Мондый чакларда күңел хискә бирелүчән. Чөнки еллар-елга тоташкан мизгелләрдә хатирәләр белән хыяллар очраша, истәлекләр белән ниятләр янәшә атлый, үткәннәр белән киләчәк кул кысыша. Чыннан да, бу көннәрдә күпләр күңелләре белән үткән көннәргә кабат-кабат әйләнеп кайта. Башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап, шул...

Тагын бер елны тәмамлыйбыз. Аның санаулы бер-ике көне генә калды. Мондый чакларда күңел хискә бирелүчән. Чөнки еллар-елга тоташкан мизгелләрдә хатирәләр белән хыяллар очраша, истәлекләр белән ниятләр янәшә атлый, үткәннәр белән киләчәк кул кысыша. Чыннан да, бу көннәрдә күпләр күңелләре белән үткән көннәргә кабат-кабат әйләнеп кайта. Башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап, шул ук вакытта киләчәккә эшләр ниятләү өчен бик кулай вакыт бу. Без нинди эшләр генә башкарсак та, үзебезнең үткәннәрдәге тәҗрибәбезгә карап, уңышларыбызны барлап яисә ялгышлардан сабак алып гамәл кылабыз.
Яңа ел ишекләребезне каккан шушы мәлдә, берничә шәһәрдәшебезгә «Узган ел нинди вакыйгалары белән истә калды?» дигән сорау бирдек. Аларның җавапларын сезгә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
Эльвира
ДОЛОТКАЗИНА,
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары:
- Алдагы юбилей елының дәвамы буларак, быел да шәһәребездә шактый күркәм эшләр башкарылды - яңа объектлар сафка басты, кешеләрнең көнкүрешенә һәм ялларына тиешле шартлар тудыру өчен социаль объектлар, парклар, спорт-мәдәни чаралар уздыру урыннары төзелде, элеккеләре яңартылды. 2017 ел Татарстанда «Иҗтимагый киңлекләр елы» дип игълан ителгәнлектән, аерым алганда, шәһәребездә Лемаев мәйданы үзгәртеп корылды, Красный Ключ янында Кама яры буеның калган өлеше төзекләндерелде, яшьләр тормышын җанландыру буенча шактый эшләр башкарылды. Әлбәттә, бу кыска гына интервьюда аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Әле менә Яңа ел алдыннан, Түбән Кама җиренә беренче «чаналы тракторлар поезды» килгән көнгә туры китереп, символик архитектура комплексы - Мактау тактасы белән Урак һәм чүкеч монументы ачылды. Бу - һәр түбәнкамалы өчен зур вакыйга. Шәһәребезнең үсешенә үзләреннән күп көч керткән Мактаулы гражданнарның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынга шәһәребез традицияләрен лаеклы дәвам итү өчен үрнәк булмый калмас, дип уйлыйм. Ә иң мөһиме: шәһәребездә һәрьяклы үсеш тенденциясе дәвам итә.
Форсаттан файдаланып, Яңа елда барлык түбәнкамалыларга сәламәтлек, уңышлар, гаиләләренә иминлек телим!
Зирәк ШИҺАПОВ,
Түбән Кама аксакаллар
шурасы рәисе:
- Түбән Камада 1967 елдан бирле яшәгәнгә, эшләгәнгә күрә шәһәребездә һәм районыбызда акыллы, тырыш кешеләр яшәгәнлеген беләм. Шәһәр оешмаларында эшләүче кешеләрнең тырыш, тыйнак, горур булулары табигый. Чөнки Түбән Кама республикада гына түгел, бөтен Россия күләмендә данлыклы, башкаларга үрнәк булып тора. Заводларда әйләнә-тирәлекне саклау эшләре җанланды. Әле дә хәтеремдә, 1970-1990 елларда һавадагы зарарлы матдәләр күләмен тәнем белән тоя идем. Соңгы елларда, югары технологияләр куллану нәтиҗәсендә, алар кимеде. Әмма бу мәсьәләдә һич кенә дә тынычланып калырга ярамый.
Быел ана телебезне саклау мәсьәләсе дә шактый кискенлеге белән килеп басты. Бу да без хәл итмәслек нәрсә түгел. Уйланып, яңа юллар эзләп, һәрберебез үз урынында милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә тиеш.
Республикабыз Россия Федератив төзелешен тулысынча куллану үрнәкләреннән читкә тайпылмасын. Җәмгыятьтә иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген яхшырту юлы белән, алдакчы-ялагайларны, каракларны арабыздан этеп чыгарырга кирәк.
Түбәнкамалыларны һәм, әлбәттә, тынгысыз җанлы аксакаллар шурасы әгъзаларын - химикларны, табибларны, төзүчеләрне, халыкка хезмәт күрсәтүчеләрне - бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сау-сәламәт озын гомер телим.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе:
- 2017 ел башыннан мин «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен җитәкли башладым. Дөресен әйтергә кирәк, элекке җитәкчебез Фәтхулла ага Абдуллин көчле команда калдырды. Бүген шәһәребездә үткәрелә торган бер генә чара да «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларыннан башка узмый. Ирешкән уңышларыбыз да байтак. Узып баручы елда җиде авторыбызның яңа китаплары дөнья күрде. Каләмдәшебез Рифкать Имаев Саҗидә Сөләйманова исемендаге премиягә лаек булды. Ә иң сөенечлесе актив язучыбыз Нурзия Мирхазованың Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүе булгандыр.
Әлбәттә, Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга кагылышлы бәхәсләр «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларын да борчуга сала. «Язучының төп вазыйфасы - милләтенә хезмәт итү», - дигән иде аксакал язучыбыз Туфан ага Миңнуллин. Без дә кул кушырып утырмыйбыз, яңадан-яңа проект кысаларында, мәктәпләрдә, шәфкатьлелек үзәкләрендә, балалар бакчаларында, авыл клубларында очрашулар уздырабыз. 2018 елда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әле тормышка ашырасы хыяллар бихисап. Иң мөһиме - илдә тынычлык булсын! Аналарның күзләреннән бары тик кояш нурлары гына тамсын. Күз яшьләре түгелмәсен. Күңелдәге уйларыбыз кардан да яктырак булсын. Яңа ел белән сезне!
Салих хәзрәт
ИБРАҺИМОВ,
Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы:
-Беренче чиратта, үзем һәм, әлбәттә, Түбән Кама өчен бу ел имам итеп сайлануым белән истә калыр. 10 ел буе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин урынбасары, ярдәмчесе булып эшләү дәверендә күбрәк оештыру, хуҗалык, төзелеш эшләрен башкарырга туры килде. Түбән Кама мөхтәсибәте өчен җаваплылыкның бик җитди икәнлеген аңлыйм. Дәрәҗәне төшермәскә, киресенчә, ныгытырга, үстерергә кирәк. Бүгенге көндә төп максатыбыз - тәртипле, иманлы, тәкъвалы, акыллы буын үстерү. Бу юнәлештә «Ихлас» әхлакый - рухи тернәкләндерү үзәге эше актив бара. Икенче юнәлеш - мөселман яшьләрен спортка җәлеп итү. Моның өчен «Ихлас» янында әтиләр ярдәме белән спорт мәйданчыгы төзедек. Футбол, хоккей, воллейбол уйнаучылар командалары җыйдык.
Авылларда да эш тик тормый. Югары Чаллы мәчетенә зур ремонт ясалды. Урта Чаллы авылында мәчет ачылды. Рамазан аенда Борок авылында яңа мәчет ачылыр дип көтәбез. Биредә намаз укый башладылар инде. Ял көннәрендә үзегез һәм балаларыгыз белән мәчеткә килегез. Гомумән, мәчет юлы сезгә чит булмасын, таныш булсын. Динебезне, телебезне, гадәтләребезне саклап яшик. Аллаһ һәрберебездән разый булсын.
Фәтхулла АБДУЛЛИН,
язучы, Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре:
-Гомер дисбесенең кайсы гына елын алып карасаң да, башкаларына охшамаган кабатланмас үзенчәлеге бар. 2017 ел минем өчен бик истәлекле булды. Җиденче (!) оныгыбыз Айсылуга өч яшь тулды. Аллага шөкер, әдәбият өлкәсендә дә әйтерлек уңышларга ирешелде. Республика күләмендә уздырылучы «Ел китабы» бәйгесендә «Чүл бүресе» дигән проза китабым дәрәҗәле Дипломга лаек булды. «Туган як» һәм республикада чыгучы «Мәдәни җомга» газеталарында байтак публицистик мәкаләләрем дөнья күрде. «Казан утлары» журналының 12нче санында «Күрәсен күрде...» дигән повестем һәм «Мәйдан» журналының 11-12 саннарында Түбән Кама шәһәрен төзүче фидакарь җаннарга багышланган «Сикәлтәле еллар...» дигән романым басылып чыкты. Республиканың Аксакаллар шурасы карары нигезендә, «Почетлы аксакал» медале белән дә бүләкләделәр.
Шәһәр төзелешендә 40 елга якын хезмәтемне һәм әдәбият өлкәсендәге казанышларымны искә алып, Түбән Кама мәдәният идарәсенең, шәһәр һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Болар мине иҗатымда алга барырга илһамландырып торыр дигән өметтә калам.
Анатолий БУРЧИН,
Сосновка авыл җирлеге башлыгы:
Узып баручы елда безнең авыл җирлеге өчен уңай якка үзгәрешләр шактый булды. Тавель авылында - 250 метр, Благодатная авылында 400 метр озынлыкта суүткәргечкә ремонт ясалды; өч авылда гомуми бер километрга якын озынлыктагы юлга вак таш-ком катнашмасы түшәлде. Ел башында Тавель авылында капиталь төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булган иде.
Спорт-мәдәни чаралар да даими үткәрелеп килә. 9 Май бәйрәме уңаеннан, үз җирлегебездә автомобиль узышлары үткәрелде. Иганәчеләребез булган «Предприятие Кара Алтын» АҖ ярдәме белән Троицк поселогының 95 еллыгы хөрмәтенә Изге Троица бәйрәме үткәрдек. Анда «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле чакырылган иде. Көрәш һәм аркан тартышу буенча спорт ярышлары оештырылды. Ветераннар советы белән берлектә, клуб хезмәткәрләре «Оберег» клубы ачтылар. Анда айга бер мәртәбә өлкәннәр җыелып күңел ача, әңгәмәләр уздыра, сәламәтлек төркемендә шөгыльләнәләр.
Яңа елга зур өметләр белән аяк атлыйбыз: мәктәпкә укучылар йөртә торган автобус юлын ремонтлау буенча Республика программасына кертелдек. Аның кысаларында, Благодатное авылындагы бердәнбер асфальт юл яхшыртылырга тиеш. Ниһаять, авылларыбызның урамнарын кардан чистарту өчен тракторлы да булырбыз, дигән өмет бар.
Форсаттан файдаланып, «Туган як» газетасын укучыларның барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X