Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа ел алдыннан зур бүләк

Дүшәмбе көнне Фикрәт Табиев урамындагы яңа йорт файдалануга тапшырылды.

10 катлы, 120 фатиры булган торак бу йортның гомуми мәйданы 6,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Фатирларга  ачкычлар алу бәхетенә ирешкән 69 гаилә арасында бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар да, предприятиеләрдә эшләүчеләр дә бар.
Регина Кәримова кызын ялгызы гына үстерә. Бу йорттан бер бүлмәле фатирны ул социаль ипотека буенча тулы булмаган гаилә буларак алган. Үзе әйтүенчә, әле бер ел элек шәһәрнең яңа районында фатир алу турында хыялланса, быел теләге тормышка ашкан.
Йорт «Торак һәм шәһәр моһите» милли проект кысаларында ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды акчасына төзелгән. Фатирларда сантехника, газ плитәләре урнаштырылган, исәпләү приборлары куелган, батареяләрдә җылылык регуляторлары да бар.
Бу ел эчендә Татарстанда дәүләт торак фонды акчасына 273 мең квадрат метр мәйданлы 4970 фатир төзелгән.

Фото: https://e-nkama.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев