Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ветераннар тик ятмый

Узган атнада Халыклар дуслыгы йортында Түбән Кама муниципаль районы ветераннар советының чираттагы президиум утырышы булды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә «Камэнерго-стройпром»да хезмәт ветераннары турында кайгырту мәсьәләсен тикшерү иде. Предприятиенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Федор Типтяров һәм профком җитәкчесе Валентина Якушева чыгышларыннан күренгәнчә, ветераннар советында 636 пенсионер исәптә тора, бу исә -...

Узган атнада Халыклар дуслыгы йортында Түбән Кама муниципаль районы ветераннар советының чираттагы президиум утырышы булды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә «Камэнерго-стройпром»да хезмәт ветераннары турында кайгырту мәсьәләсен тикшерү иде. Предприятиенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Федор Типтяров һәм профком җитәкчесе Валентина Якушева чыгышларыннан күренгәнчә, ветераннар советында 636 пенсионер исәптә тора, бу исә - хәзерге вакытта биредә эшләүчеләрдән күбрәк. «Камэнергостройпром» җитәкчелеге предприятиенең лаеклы ялдагы ветераннарын онытмый, төрле бәйрәмнәр, истәлекле көннәр уңаеннан матди ярдәм күрсәтә, азык-төлек җыел-малары бүләк итә, чәй эчү-ләр, концертлар оештыра. 2015 елда гына да ветераннарга 500 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Предприятие пенсионерлары яшьләр белән очрашуларда актив катнашалар, үзләренең истәлекләре һәм эш тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклашалар.
Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов һәм президиум утырышында чыгыш ясаган башкалар да «Камэнергострой-пром»ның ветераннар оешмасы эшчәнлеген уңай яктан бәяләделәр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев