Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ватанны сакларга киттеләр

Узган шимбәдә Түбән Кама шәһәреннән һәм районыбыз авылларыннан тугыз егет хәрби хезмәткә китте. Аларның дүртесе - Һава-десант, калганнары Космик, Тимер юл гаскәрләрендә һәм Хәрби-диңгез флотында хезмәт итәр, мөгаен. Әмма бу әле төгәл билгеле түгел, чөнки аларны кайда җибәрәселәрен Казанда, республика комиссиясендә ахыргача хәл итәләр. Ничек булса да, берсе дә начар...

Узган шимбәдә Түбән Кама шәһәреннән һәм районыбыз авылларыннан тугыз егет хәрби хезмәткә китте. Аларның дүртесе - Һава-десант, калганнары Космик, Тимер юл гаскәрләрендә һәм Хәрби-диңгез флотында хезмәт итәр, мөгаен. Әмма бу әле төгәл билгеле түгел, чөнки аларны кайда җибәрәселәрен Казанда, республика комиссиясендә ахыргача хәл итәләр. Ничек булса да, берсе дә начар түгел. Ә иң сөенечлесе шул: бу егетләр барысы да армиягә барырга үзләре теләк белдергәннәр. Иртәнге сәгать дүрттә иң беренче булып Руслан Комаровны озатучы Иван Обручников белән Светлана Лазарева килгәннәр иде. Армиягә алынучы Русланны көткәндә алар миңа аның турында барысын да диярлек сөйләп бирделәр. Руслан тумышы белән Благодатное авылыннан, 62нче һөнәри училищеда белем алган, ләкин аны тәмамларга өлгермәгән, армиягә китәргә теләк белдергән. Руслан узган язгы чакырылышта ук китәргә тиеш булган. Әмма озату кичәсен уздырырга әзерләнгәндә хәрби комиссариаттан шалтыратып, көзгә калачагы турында хәбәр иткәннәр. - Армиягә үз теләгем белән китәм, шәһәрдә спорт белән ныклап шөгыльләнгәч, армиядә миңа авыр булмас, - диде Руслан. Шул арада Алексей Мәхмүтовны озатучылар автобустан төшеп хәрби комиссариат ишегалдын тутырдылар. Алар Келәтледән килгәннәр икән. Алексей быел мәктәпне тәмамлагач, һөнәри уку йортына кермәгән, чөнки алдан армиягә барып кайтырга теләгән. Алексейның әнисе Альвера, әтисе Михаил, 12 яшьлек бертуган энесе Андрей исән-имин генә хезмәт итеп кайтуын теләделәр. Унсигезне тутыргач, Андрей да, абыйсыннан үрнәк алып, армиягә китәргә тели икән. Тик кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләвен ул әлеге төгәл генә әйтә алмый. Аннан соң «Фәнис, Фәнис!» дигән тавышлар белән бер егетне күккә чөйгән яшьләр янына килдем. Болары 18 яшьлек Фәнис Мавлинны озатучылар икән. Бүгенге көнгә кадәр ул 44нче һөнәри училищеда белем алган, калган 10 аен кайткач укып бетерергә планлаштыра. Улын озатырга килгән әнисе Тәслимә: - Үзе теләп китә бит, исән-сау гына әйләнеп кайтсын инде, - ди күз яше катыш елмаю белән. - Фәнис көчле рухлы егет, беркайчан да авырлыклар каршында югалып калмады, шуңа күрә армиядә аңа кыен булмаячак, - диләр дуслары чын күңелдән горурланып. «Фәнис, Фәнис!» дигән тавышларны ишеткәч, үзләрен дә күрсәтергә һәм ишеттерергә теләп, икенче бер төркем егетләр Айрат Ибраһимовны күккә чөя башладылар. Борчылуы йөзенә чыккан әнисе Гөлфирә һәм әтисе Альберт уллары белән горурланып һәм бер-берсен тынычландырып, почмакта басып торалар иде. Айратның әтисе Альберт Ибраһимов заманында Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. - Безнең заманда ике ел хезмәт итә идек, хәзер бер елга гына калдырдылар. Мондый кыска вакыт эчендә хәрби әзерлекне тиешле дәрәҗәдә узар өчен нык тырышырга кирәк инде, - диде ул. Улы Айрат үзен спецназ формасында күрергә хыяллана. 44нче һөнәри училищеда укыганда көрәш белән шөгыльләнгән. Армиядә дә спорт белән ныклап шөгыльләнеп, яңа белем-күнекмәләр алып, көч җыеп кайткач, тагын да зуррак уңышларга ирешү турында хыяллана. Иртәнге сәгаь биш тулып килгәндә динамиктан яңгыраган «100 дней до приказа» җыры барлык халыкны бер мизгелгә тын калдырды. Ул хәрби комиссариат ишегалдында җыелырга кирәклеген аңлата иде. Әти-әниләр кадерле улларын кысып кочаклаганнан соң, күз яшьләрен сөртә-сөртә озатып калдылар. Ишегалдында егетләрне хәрби комиссариатның бүлек начальнигы Ринат Фәйзрахманов каршы алды. - Сез бүген армиягә китәсез. Үзегезнең нинди булуыгызны исегездә калдырыгыз. Бер елдан соң сез чын ир-егет булып кайтачаксыз, танырлык та булмассыз, - диде ул булачак солдатларга. Хәрби комиссариат вәкилләре егетләрнең сумкаларын тикшереп чыктылар. Юлга спиртлы эчемлек тыкканнарның сумкасын бушатып, шешәләрне әти-әниләренә чыгарып тоттырдылар. Алдагы көннәрдә улларын армиягә озатучы ата-аналар колакларына киртләп куйсыннар иде: сумкага аракы яки сыра тыгып җибәрү бер дә дөрес эш түгел... Болай эшләп хәрби комиссариат вәкилләре алдында улыгызны уңайсыз хәлдә калдырачаксыз. Шулай итеп, шәһәр һәм районның тугыз егетен автобус Казанга алып китте. Автобусның китүен үз күзләре белән күрмәгән ата-аналар, хәрби комиссариат вәкилләренең һәм полиция хезмәткәрләренең сүзләренә ышанырга теләмичә, тагын бер мәртәбә улларын күрергә өметләнеп, ярты сәгатькә якын хәрби комиссариат ишеген сакладылар. Энергияне кая куярга белмәгән кайбер исерек үсмерләр сугышырга ук тотынды. Бәхеткә, боларны тиз арада күреп алган полиция офицеры Ильяс Әпсәгыйтов вакытында тынычландырып, машинага утыртып, бикләп куйды. Исерүдән акыллары томанланган үсмерләр үзара шешә дә атышып алдылар, рюмка да ваттылар. Шимбә көнне тугыз гына егетне озатканда да биредә полициянең 33 хезмәткәре тәртип саклады. Берничә дистә егет киткәндә хәрби комиссариат тирәсендә яшьләрнең ниләр кылануларын күз алдына да китүе авыр... Югыйсә, хәрби хезмәткә озатучылар да, китүче егетләр дә үзләрен тәртипле тотарга тиеш. Чөнки әлеге озату кичә гомерлеккә исләрендә сакланачак. P.S. Кичә Түбән Камадан тагын 36 егетне армиягә озатканнар. Аларның 20се Тольятти шәһәрендә - Түбән Кама шефлык итә торган һава-десант частендә хезмәт итәчәге инде билгеле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X