Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ватанны сакларга киттеләр

Шәһәр хәрби комиссариатыннан армиягә беренче төркем егетләр китте. 44 булачак солдат арасында яңа гына уку йортын тәмамлаучылар да, эшләүчеләр дә бар.

Иртәнге сәгать 4 тә чакырылучыларны озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары килде. Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссариатының чакырылыш начальнигы Ринат Фәйзрахманов әйтүенчә, 20 ләп егет Саратов шәһәрендәге ракеталар гаскәрләренә китәчәк, кемдер Үзәк хәрби округка, кемдер Хабаровскига озатылачак.   
Быелгы чакырылышта Түбән Кама хәрби комиссариаты яңа проектта катнашмакчы – комиссариат хезмәткәрләре бер ел дәвамында, частьлар командирлары һәм солдатларның ата-аналары белән элемтәгә кереп, хезмәтләре ничек баруы турында белешеп торачак. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев