Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Вандаллык

Шәһәрдә канализация капкачлары санын исәпкә алу башланган. Инвентаризацияне кешеләрнең ачык люклардан зарланулары арткач уздырырга булганнар. «Халык фронты» активистлары, мәсәлән, 34 куркыныч участокны ачыклаганнар.

Исәпкә алганда, беренче чиратта капкачларның төзеклелеге тикшерелә. «Жилье» идарәче компания урнашкан урында, нигездә, яңа микрорайоннар, биредә канализация люклары өстендә полимерлы-комлы капкачлар. Алар арзан, әйләнә-тирәгә зыян китерми, әмма... тиз ватыла. Компания җитәкчесе урынбасары Рамиль Ихсанов әйтүенчә, мондый капкачлар еш кына ярыла, яңаларына заказ биреп, китергәнче, бер атналап уза. Бу вакытка люклар ачык кала.
Ә чуеннан коелганнарына бөтенләй көн юк. Аларны урлап, төсле тимер кабул итү пунктларына тапшыралар. Анда кабул итәргә ярамавын белсәләр дә, законны бозалар. Шуңа да полиция хезмәткәрләре мондый пунктларны даими тикшереп торса, әлбәттә, әйбәтрәк булыр иде.
Ачык канализация люкларына тап булсагыз, «Ачык Түбән Кама» системасына телефоннан 8(555) 40-07-20 номеры буенча шалтыратуыгыз сорала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X