Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Узган атнада Түбән Кама Иҗтимагый советы координация төркеме буларак оешкан Милли бердәмлек шурасының чираттагы күчмә җыелышы булды

Шураның беренче оештыру җыелышында киңәшмәләрне айга ике мәртәбә үткәрү турында тәкъдим кереп, ул бертавыштан хупланса да, коронавируска бәйле мәгълүм сәбәпләр аркасында, монысында утырыш ике айга беренче мәртәбә – билгеләнгән вакыттан соңрак үткәрелде.

Коронавирус таралды дип, проблемалар бетеп тормый, әлбәттә. Алар бар һәм булачак. Вакыт күбрәк узган саен, хәл ителәсе мәсьәләләр күбрәк җыела. Ватсапта «Татарлар» төркеме әгъзалары «онлайн» режимда үзара хәбәрләшеп торсалар да, очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләшер вакыт өлгереп җитте...

Утырышлар күчмә тәртиптә алып барылганлыктан, монысында Үзәк мәчеткә җыелырга килештеләр. Очрашуны кызыклы һәм файдалы итеп тә үткәрү максатыннан, утырышка билгеләнгән берәр сәгать вакытның башында Салих хәзрәт Ибраһимов эшче төркем әгъзаларына мәчет бинасында экскурсия уздырды. Үзе үк гид вазифасын үтәп, коронавирус шартларында гыйбадәт кылу үзенчәлекләре турында сөйләде. Милли бердәмлек шурасы, үзара сайлап куелган татар җәмәгатьчелеге вәкилләреннән торганлыктан, әлбәттә, ул шәһәребездә һәм районыбызда татар мәнфәгатьләренә кагылышлы мөһим эшләрне барлап, аларны хәл итү юлларын эзләү, тиешле караралар кабул итеп, аларның чишелешенә ирешү өчен кирәк. Түбән Кама Иҗтимагый советы җитәкчесе, шулай ук, «Татарлар» милли бердәмлек шурасы җитәкчесе Хәмзә Баһманов җыелышның көн тәртибенә татар ярдәмләшү төркеме булдыру кирәклеге турындагы мәсьәләне кертте. Әлбәттә, бу төркем милли үсешне, мәгарифне, телебезне, гореф-гадәтләребезне кайгыртуга матди ярдәм күрсәтү максатларында хәйрия тәртибендә оештырылырга тиеш. Моңа үзебезнең төбәктә эшчәнлек алып баручы милли җанлы җитәкчеләрне һәм эшмәкәрләрне җәлеп итү бурычы куелды. Утырышта әнә шуны оештыру тәртибе каралды. Дөрес, әлеге мәсьәләдә утырышта катнашучыларның фикерләре берникадәр аерылды. Шулай булса да, башланган эш – беткән эш, дигәндәй, эш урыныннан кузгалды.

Икенче мәсьәлә – шәһәребездә һәм предприятиеләрдә чыгучы вакытлы матбугатның, бигрәк тә, милли матбугатның бүгенге торышы. Чыннан да, халкыбыз татарча газеталарны укыймы, җирле матбугатка язылучылар күпме, әнә шул кызыксындырды Милли бердәмлек шурасы әгъзаларын. Әле бит газетага язылу кампаниясе дә бара, өстәвенә, ул ахырына да якынлашып килә.

Шулай ук, шура әгъзалары мөмкинлеге булган татар вәкилләренең җирле татар матбугатына яздыруны тәэмин итү, бигрәк тә, коронавирус пандемиясе чорында өйдә утырырга мәҗбүр ителгән өлкәннәрне, ярдәмгә мохтаҗ инвалидларны татар гезетасына яздырырга ярдәм итү мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.

Милли бердәмлек шурасының барлык әгъзалары тулысынча җыелмаса да, пандемия чорында куелган чикләүләр бераз киметелгәч үткәрелгән чираттагы утырышта әнә шундый төп проблемаларны хәл итү мәсьәләләре күтәрелде.

Фәрит Имамов

Ф. Кадыров фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев