Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уйныйлар да, җырлыйлар да

Халыклар дуслыгы йортында кичке уеннар узды. Айга бер мәртәбә үткәрелә торган чараны түбәнкамалылар көтеп ала. Чөнки анда яшьләрне кызыктырырлык итеп җырлыйлар, идәнне дер селкетеп бииләр. Һәр очрашу билгеле бер темага багышланган. Монысы исә алтын көз турында иде. Кичәдә катнашучы артистларныӊ берсе - Гөлсинур Галәвиева «Нижнекамскнефтехим»да 31 ел дәвамында эшли, күптән...

Халыклар дуслыгы йортында кичке уеннар узды. Айга бер мәртәбә үткәрелә торган чараны түбәнкамалылар көтеп ала. Чөнки анда яшьләрне кызыктырырлык итеп җырлыйлар, идәнне дер селкетеп бииләр. Һәр очрашу билгеле бер темага багышланган. Монысы исә алтын көз турында иде.
Кичәдә катнашучы артистларныӊ берсе - Гөлсинур Галәвиева «Нижнекамскнефтехим»да 31 ел дәвамында эшли, күптән түгел оешкан «Тургай» җыр ансамблендә шөгыльләнә. «Кичке уеннар»ны да калдырмый. Менә бүген дә ул тамашачыларга «Авыл киче» җырын бүләк итте.
- Кичке уенга килгән кешеләрнеӊ шат йөзләрен күреп, безнеӊ дә күӊел күтәрелә, алар белән бергәләшеп биисе килә, шатланасы килә, - ди ул елмаеп.
Халыклар дуслыгы йортына кешеләр танышларын да ияртеп киләләр. Монда хәтта озак вакыт күрешмәгән иптәшләр, кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләр дә очраша. Аларны тамашачы дип атау дөрес булмастыр, чөнки тамашачы ул залда утыра, ә монда сәхнә юк.
Очрашуларны шәһәр җырчысы, «Тургай» ансамбле җитәкчесе Галина Сабирова оештыра һәм алып бара. Әлеге эшкә ул күптән түгел генә алынса да, аны яратып башкара. Озак еллар дәвамында сәхнәдән чыгыш ясаган артисттан концертны фойеда уздыру авыр түгелме, дип сорадым.
- Киресенчә, болай күбрәк ошый, чөнки монда без күзгә-күз карашып сөйләшәбез, аралашабыз, - дип җавап бирде ул. - Кызганыч, безнеӊ турыда белүчеләр аз, югый-сә, кешеләр күбрәк килер иде.
Бию-җырлаудан тыш, кешеләр татар халык уеннарында да катнашалар. Мисал өчен, йөзек салышып алдылар. Уенда әйтелгән «җәза»га кешеләр шатланалар гына, кемдер биеп күрсәтте, кемдер җырлады. Ә инде күмәк бию игълан ителгәч, барысы да дәррәү урыннарыннан кузгалды. Сүз уӊаеннан, шәһәрдәшләр Халыклар дуслыгы йорты белән генә чикләнми, шундый ук кичәләр «Альфа» мәдәният йортында һәм Дискоүзәктә дә уздырыла.
Халыклар дуслыгы йортында киләсе очрашу 27 ноябрьдә көндезге сәгать икедә булачак.
Лилия Заһретдинова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев