Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уңыш уңышны тудыра

Әгәр хуҗаң яхшы булса, Хезмәттә була җиңел, Тизрәк эшкә барыр өчен, Ашкынып тора күңел. Сине ярты сүздән аңлаучы, күз карашыңнан сорауларыңа җавап бирүче, булган борчу-кайгыларыңны җиңеп чыгарга ярдәм итүче җитәкче белән эшләү - үзе зур бәхет түгелме? Татарстанның иң яхшы директоры исемен йөрткән 29нчы санлы мәктәп җитәкчебез Равис Мөҗәһит улы...

Әгәр хуҗаң яхшы булса,
Хезмәттә була җиңел,
Тизрәк эшкә барыр өчен,
Ашкынып тора күңел.
Сине ярты сүздән аңлаучы, күз карашыңнан сорауларыңа җавап бирүче, булган борчу-кайгыларыңны җиңеп чыгарга ярдәм
итүче җитәкче белән эшләү - үзе зур бәхет түгелме? Татарстанның иң яхшы директоры исемен йөрткән 29нчы санлы мәктәп җитәкчебез Равис Мөҗәһит улы Шакиров нәкъ шундыйлардан. Аның үз-үзенә булган таләпчәнлеге, максатчанлыгы, тырышлыгы безнең мәктәбебезне иң алдынгы рәтләргә чыгара.
Директорыбыз һәрвакыт идеяләр белән кайнап яши. Бездә эшли башлаган көннән бирле ул мәктәбебезгә күп яңалыклар кертте. Шул рәвешле, безнең мөгаллимнәр, укучылар, әти-әниләр төрле юнәлешләрдә эшли: «Минем чәчәк атучы мәктәбем», «Мин - чын ир-егет», «Мин - йортымның хуҗабикәсе», «Әтиләр советы», «Югары сыйныф укучылары советы». Моннан тыш белем йортында төрле юнәлештәге 117 түгәрәк эшли. Мәктәп-нең девизына әверелгән Гомәр Хәйямнең «Әгәр дә син янмасаң, әгәр дә мин янмасам, әгәр дә без янмасак, кем җиһанны җылытыр?» дигән гыйбарәсе ди-ректорыбызның эчке дөньясын ачып сала кебек.
Мәктәпнең рейтингы шәһәр күләмендә 27 нче урыннан 9нчы баскычка күтәрелүе һәм тәрбия эшләре буенча, 30 нчы урында
торып, бүген исә, беренче бишлеккә керүе дә - директорыбызның ни дәрәҗәдә таләпчән һәм җа-ваплы булуын күрсәтә. Татар мил-
ләтен берләштерүне, җыйнауны, татар телен үстерүне дә алдына максат итеп куя ул. Мәктәпнең «Минем татар телендә беренче 150 сүзем» дип аталган буклетын ясауны да тәкъдим итте.
Июнь аенда мәхәллә халкы өчен милли бәйрәмебез - Сабантуй үткәрүне матур йола итеп кертте. Бу чарадан кунаклар күңелләре булып, Равис Мөҗәһит улына рәхмәт сүзләре әйтеп китә. «Авы-лыбызга кайтып, дус-туганнар,
күрше-күләннәр белән очраш-кан кебек булабыз. Чын мәгънәсендә рухи яктан ял итәбез», - ди алар.
Мәктәп укучылар саны буенчада Татарстанда беренчеләр рәтендә. 1700 гә якын бала укыган мәктәп җитәкчесенә ата-ана-ларның да рәхмәте чиксез. «Безнең нарасыйларыбыз җылы, якты, заманча җиһазландырылган мәктәптә белем ала. Шуңа күрә директорыбыз Равис Мөҗәһит улы алдында бурычлыбыз»,- ди алар.
Мәктәпне әхлакый-эстетик яктан тулыландыру максатыннан чыгып кышкы бакчада укытучылар көче белән,Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган һәйкәл куелды һәм фонтан шарлавык булдырылды. Яңарышлар кичергән мәктәпнең яшеллек үзәге - укучыларның һәм мөгаллимнәрнең яраткан ял итү урыны.
Чыннан да, тышкы яктан күп үзгәрешләр кичерде мәктәп. Балалар өчен сәламәтлек чыганагы булган бассейн яңартылды, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен савыктыру үзәгенә әверелде. Моннан тыш, барлык кабинетлар диярлек интерактив такта белән тулыландырылды, музеебыз эшли башлады, китапханәләр матур әдәбият белән баетылды, дәреслекләр кайтар-тылды, һәр уку елы алдыннан башкарылган буяу, «ямау» эшләре турында әйтеп тә торасы юк.
Тиздән безнең 29 нчы мәктәпнең 25 еллык юбилей бәйрәме көтелә. Бу чараны оештыру эшләре Равис Мөҗәһит улының игътибар үзәгендә. Һәр баш-карылган адым, аның аша үтеп, яңадан тулыландырыла, тормышка ашырыла. Бу нисбәттән, мәктәпнең 25 еллык тормышына багышланган мәкалә, шигырь, хикәяләр, яшәеш агымы хакында очерклар, фото, видео материаллар, тарихи документлар методик берләшмә «Альманах» җыентыгына тупланды. Якыннанрак аралашып, директорның гадел хуҗа гына түгел, ә сиңа һәрчак дөрес киңәш бирүче, сиңа яхшылык кына теләүче кеше икәнен аңларга мөмкин. Равис Мөҗәһит улы «Яхшы эшләүче яхшы ял итә дә белергә тиеш» дигән гыйбарәдән чыгып, һәр бәйрәмдә коллективны үз янына җыярга тырыша, өстәл артында җылы сүзләр әйтә, зур гаиләдә генә була торган матур кичәләр оештыра. Мәктәптә эшләп киткән ветераннарны да һәрдаим искә алып тора. Равис Мөҗәһит улы алтын кагыйдәне истә тота: «Уңыш уңышны тудыра. Уңышлы укытучыдан - уңышлы укучыга.»
Равис Мөҗәһит улы - яхшы психолог та. Хезмәткәрләр генә түгел, укучылар да аңа зур хөрмәт белән шул ук вакытта якын итеп, үз итеп карыйлар. Директорыбыз, һәр бала янында тукталып, хәл-әхвәлләрен сорашып, кул биреп күрешә. Шул рәвешле, ул һәр укучының эчке дөньясына мөлаем, ягымлы директор буларак үтеп керә.
Мәктәбебездә мөгаллимнәр, хезмәткәрләр һәм барлык яшь буын да Равис Мөҗәһит улы үрнәгендә үсә, яңа казанышларга ирешә. Ул тәрбияләгән һәр кеше кая гына бармасын, кайсы гына өлкәдә хезмәт итмәсен, бу тормышта үз урынын табачак, җәм-
гыятькә кирәкле шәхес булачак дип, икеләнмичә әйтергә мөмкин.
Рушания Габбасова,
Раилә Нургатина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев