Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Уртага салып сөйләштеләр

Кама Аланында бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашында зур киңәшмә узды. Анда соңгы өч ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре белән таны-шып, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү йортларында, шулай ук мәдәният, спорт, яшьләр белән эш өлкәсендә булган проблемалар турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә шәһәр һәм район администрациясе вәкилләре, барлык профильле өлкәләр җитәкчеләре дә катнашты....

Кама Аланында бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашында зур киңәшмә узды. Анда соңгы өч ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре белән таны-шып, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү йортларында, шулай ук мәдәният, спорт, яшьләр белән эш өлкәсендә булган проблемалар турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә шәһәр һәм район администрациясе вәкилләре, барлык профильле өлкәләр җитәкчеләре дә катнашты.

Горурланырга була

2нче мәктәп укучыларының мәҗбүри һәм башка кайбер фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре Түбән Кама һәм республика күрсәткечләренә караганда югарырак булган. Рус теле буенча 1нче мәктәп укучылары шундый ук нәтиҗәләрне күрсәткән.

Укучылар өчен уңайлы шартлар тудырыла. Мисал өчен, узган ел 1нче мәктәпкә күптән көтелгән капиталь ремонт ясалды. 2нче мәктәптә исә төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша.

Спорт өлкәсендә дә уңышлар күп. Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр республика, Россия һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Бу төрләргә тхэквондо, бокс, хатын-кызлар хоккее һ.б. керә. Кама Аланы хоккейчылары республика җыелма командасы составында да уйный. Җәен спорт мәктәпләрендә һәм «Олимпия» боз мәйданчыгында Татарстан, Идел буе, Россия командалары җыелып шөгыльләнә, бәйгеләрдә катнаша.

«Радуга» балалар иҗаты үзәге дә уңышлары белән мактана ала. Аның базасында балалар район Думасы эшләп килә. Аның әгъзалары республика во-лонтерлар хәрәкәтендә актив катнаша.

Хәл итәсе мәсьәләләр

Мәктәпләр төзекләндерелә, ә менә балалар бакчаларында проблемалар күп: биналар, түбәләр һәм инженер коммуникацияләр һ.б. ремонт таләп итә. «Батыр» спорт комплексының ахырына кадәр төзелеп бетмәгән өлеше реконструкциягә мохтаҗ. «Алан» яшьләр үзәгендә дә капиталь ремонт ясарга иде дә бит… Моношәһәрләр үсешен тәэмин итүче фонд игълан иткән «Төзеклән-дерүгә 5 адым» проекты кысаларында, төзекләндерү эшләре башкару һәм «доступная среда» объектларын төзү планлаштырыла.

Исәп-хисап биргән вакытта башка биналарның материаль-техник базасын тәэмин итү, капиталь ремонт, җылылык сезонына әзерлек буенча мәсь-әләләр күтәрелде. Мисал өчен, «Чулман-Су» үзәге - Кама Аланының төп мәдәни учагы. Дистәләрчә еллар дәвамында аның тарафыннан барлык район һәм бистә бәйрәмнәре, фестивальләре оештырыла һәм уздырыла. Әмма бүгенге көндә аның хәле статусына туры килми.

Республика предприятиеләре өчен эшчеләр, автомеханиклар, йөртүчеләр әзерләүче эретеп ябыштыру-монтажлау колледжы филиалында автодром төзү ихтыяҗы да зур икән.

Очрашу ахырында Кама Аланы башлыгы Александр Павлов катнашучыларга рәхмәт белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев