Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Урманче урамы үзгәртеләчәк

«Уңайлы мохит» федераль программасы һәм «Шәһәрем урамнары» муниципаль программасы кысаларында, 29 нчы мәктәптә күренекле шәхес, рәссам, сынчы Бакый Урманче урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикерен өйрәнделәр. Катнашучылар сигез төркемгә бүленеп фикер алыштылар, үз теләкләрен җиткерделәр.

Төркемнәргә урамның планын һәм карандашлар тараттылар. Беренче чиратта, урам, әлбәттә, матур һәм заманча булырга тиеш. Катнашучылар анда ни күрергә теләүләрен сызып, аңлатып күрсәттеләр. Фикерләр төрле булса да, уртак тәкъдимнәр бар. Мәсәлән, спорт һәм балалар мәйданчыкларын булдыру, юлны яктырту, җәяүлеләр зонасын тәртипкә китерү, машина кую урынын киңәйтү. 
Ә кемдер яңартылачак урамда фонтан булуын тели. Бакый Урманчега һәйкәл куярга кирәк диючеләр дә бар. «Надежда» тернәкләндерү үзәге директоры Нина Буханова фикеренчә, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен биредә спорт мәйданчыгы булырга тиеш. Шул ук вакытта шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар тарафыннан арендага алынган яки милектәге мәйданнар булуын исәптә тотарга кирәк. Аннары коммуникация челтәрләре сузылган урыннарга зыян китерергә ярамый. Шулай да, колач җәеп эшләрлек урын күп. Җәяүлеләр юлы буенча – сыннар, тормыш юлы турында мәгълүмат бирүче пилоннар урын алачак. Дендрарий булдыру күздә тотыла, ә ял итү урыны Альп тауларына охшатып бизәләчәк. 
Түбән Кама архитекторы Эмиль Сираҗетдинов әйтүенчә, шәһәр үзәгендә яңартылачак бу урын «Гаилә» паркы һәм Лемаев мәйданы белән янәшә урнашкан һәм туристлар өчен маршрут буларак кулланылачак.  
Барлык тәкъдимнәр исәпкә алынып, алга таба дизайнерлар һәм архитекторлар тарафыннан тикшереләчәк. Бакый Урманче исемендәге урамда эшләр быел башланыр дип көтелә.
Рөстәм Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев