Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ураза гаетенә җыелгач...

Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен, ай буе ашау-эчүдән, яман уйлардан тыелып, вакытын гыйбадәттә уздырырга омтылган мөселманнар ураза гаете иртәсендә мәчетләргә җыелды. Гает намазына килүчеләрнең Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенә сыймаганнарына, ишегалдында махсус келәмнәр түшәлде. Үзәк мәчеткә гаеткә килүчеләрне төп капкада хокук сагындагылар каршы алып, сумкаларны карап, тикшереп эчкә үткәрделәр. Соңгы ифтар...

Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен, ай буе ашау-эчүдән, яман уйлардан тыелып, вакытын гыйбадәттә уздырырга омтылган мөселманнар ураза гаете иртәсендә мәчетләргә җыелды. Гает намазына килүчеләрнең Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенә сыймаганнарына, ишегалдында махсус келәмнәр түшәлде.
Үзәк мәчеткә гаеткә килүчеләрне төп капкада хокук сагындагылар каршы алып, сумкаларны карап, тикшереп эчкә үткәрделәр. Соңгы ифтар алдыннан, ягъни дүшәмбе кичендә Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендәге мәчет янәшәсендә булган теракт турында күпчелек кеше бәлки ишетеп тә өлгермәгәндер, әмма гаетнең иминлектә узуы өчен оештырылган бу чараны бар да аңлап, дөрес кабул итте.
Шуңа күрә дә, бу көнне биредә догага күтәрелгән һәр кул миңа, мөселман һәм ислам динен пычраткан кансызларга бәддога теләү, дин-исламыбызны явызлык чыганагы итеп күрсәтергә маташучы кара көчләргә ләгънәт белдерү булып тоелды...
Мәдинәдә пәйгам-бәребез мәчетенә явыз ният белән килергә җөрьәт иткән 34 яшьлек Абдулла Калзар Ханның мөселман булуы икеле. Ул, мөгаен, нәфрәт уяту аша, кешелекне ислам диненә каршы куярга теләүче хәйләкәрләр кулындагы зомби-машиналарның берседер. Мөселман илләрендә сугыш уты кабызу өчен Америка үзе тудырган, коралландырган «Ислам дәүләте» террорчылары белән мөселманнар арасында бернинди дә уртаклык юк һәм була да алмый. Рамазан аенда Согуд Гарәбстанындагы терактлар да шуны күрсәтә. «Ислам дәүләте»н оештыручылар һәм аларның тарафдарлары, мөгаен, җир йөзендә мөселманнарның артуында, ислам дине-нең көчәю һәм бөтен дөньяга таралу куркынычын күргәннәрдер. Ә андый чакта турыдан-туры һөҗүмгә күчкәнче, дошманыңа (бу очракта ул көчләр өчен - ислам дине) аның үз коралы, үзенең үзгәртелгән идеологиясе белән каршы тору күпкә отышлырак. Америка оештырган һәм үзенә баш ияргә теләмәгән илләргә өстерә торган «Ислам дәүләте» - әнә шул корал. Кешелек җәмгыяте «Ислам дәүләте» террорчылары белән мөселманнар арасындагы аерманы күрүдән туктагач, әле бер илдә, әле икенчесендә, азагы ни белән бетәсен уйлап та карамаган килеш, диннең үзен тыюга китерә торган законнар кабул ителә башлаячак. Ә бит тыелган җимеш татлы була... Аллаһы безнең Рәсәйдәге дәүләт ирләренә дин мәсьәләсендә аек акыл белән эш итәрлек зирәклек, сәяси сизгерлек бирсен иде...
Әлегә бездә, һәрхәлдә, Татарстанда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевтән башлап, җирле җитәкчеләр дә дөрес фикердә. Аларның халыкны гает белән котлаулары, үзләренең дә бәйрәм намазында катнашулары шул хакта сөйли.
Сүз уңаеннан, Йосыф Дәүләтшин җитәк-челегендә, шәһәр үзәк мәчетендә гает намазы укучылар арасында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, 1нче ПАТПның директорлары советы рәисе Әгътәс Галиәхмәтов, баш архитектор Фирдәвис Ханов, муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Альберт Дирзизов һ.б. җитәкчеләр бар иде.
Гаеттән таралышучы җитәкчеләрдән Фирдәвис әфәндегә мөрәҗәгать иткәч, Мәдинәдәге теракт уңаеннан ул үз фикерен белдерде: «Пәйгамбәребез мәчете янындагы ул терактны акыл кабул итә алмый. Мәдинә дә, Мәккә шиклле үк, һәр мөселман өчен изге урын. Һәркем үз гомерендә бер мәртәбә булса да шунда барырга омтыла. Изге урында андый начарлыкны мөселман эшли алмый».
Ерак Мәдинәдә дүрт хокук сакчысының үлеменә, биш кешенең яралануына сәбәп булган терактның ислам нормасына, ислам әхлагына туры килмәвен, мөселманның андый явызлыкка кулы күтәрелә алмавын үзенең гает хотбәсендә Йосыф хәзрәт тә җан әрнүе аша сөйләгән иде.
Ураза гаетенә җыелган түбәнкамалылар, Мәдинәдәге кебек фаҗи-галәргә башка беркайчан да юл куелмавын тели-тели, үз Татарстаныбызда һәм илебездә тынычлык, иминлек булуына сөенешеп, бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә иң нык шатланучылар, әлбәттә, сабыйлар иде. Алар күз бәйләп чүлмәк ваттылар, капчык киеп узыштылар, аркан тарттылар, күз бәйләп әйбер кистеләр һ.б. уеннарда катнаштылар. Шәһәр үзәк мәчете ишегалды балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Сабыйларга кушылып, күктә июль ае кояшы елмайды. Бары тик мәчет манараларының кояш балкышын чагылдырган ярымайлары гына, очарга әзерләнгән кошлардай, кыйбла тарафка тартылып сызланалардыр, шомланалардыр кебек тоелды...
Фирая МОРАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев