Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ураза гаете – сөенечле көн!

4 июньдә түбәнкамалылар Ураза гаетен билгеләп үтте. Түбән Кама шәһәренең мәчетләрендә 7.00 сәгатьтә башта вәгазь булды, аннары гает намазы укылды. Үзәк мәчеттә вәгазьне Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов сөйләде.

30 көн дәвамында Ураза тоту – таң беленгәннән (кояш чыгарга ике сәгать чамасы вакыттан) алып, кояш баеганчыга кадәр ашамый – эчми яшәү, чыннан да ураза тотучылар өчен – ул зур сынау әлбәттә. Әмма һава шартлары да ярдәмгә килеп торды, диярсең: күп очракта салкынча булды, яңгырлар да явып узды. 
Шәһәр һәм авыл мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уздыру да күркәм гадәткә әйләнде. Аларны түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки ифтар мәҗлесләрендә ашау-эчү генә түгел, шулай ук халыкка вәгазьләр сөйләү, ураза тоту хакында аңлату, аннары мәрхумнәрне искә алып, Коръән аятләре уку чаралары да башкарылды. Булышучылар да шул ук авыл кешеләре, шул ук мәчетләрдә белем алучылар. Түбән Каманың үзәк мәчетендә генә дә көн саен 800 кешелек ризык әзерләнде. 
«Хөрмәтле шәһәрдәшләр, дуслар! Чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны, гыйбадәтләребезне, намазларыбызны кабул итсен! Һәрберебезгә ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы, уңышлар, шәһәребезгә файда китерергә насыйп кылсын», – дип теләкләрен җиткерде Салих хәзрәт.
Елдагыча, үзәк мәчет гает намазына килгән барлык кешеләрне сыйдыра алмады. Шуңа күрә мәчет янында келәмнәр җәелде. Ә вәгазьне карау өчен урамда зур экран урнаштырылды. Кызганыч, үзләрен мөселман дип санасалар да, намаз вакытында тамашачы буларак басып, карап торучылар байтак булды әле. Әмма алар арасында мин бер генә таҗик, үзбәкне күрмәдем, алар барысы да беренче рәтләрдә сәҗдәдә иде. 
Намаз узгач, мәчет тирәсе бәйрәмчә, тагы да җанланып китте. Кемдер күчтәнәчкә дип тәм-том, кемдер дини китаплар сатып ала, кемдер гает коймагы белән чәй эчә – сыйлана иде. Мондый бәйрәмнәрдә хәер тартмаларына килеп, сәдака салучы кешеләр дә күп була. Шунда торган бабайлар исә бу кешеләрнең борчуларына дәва итеп, кулларын күтәреп, аларга саулык-сәламәтлек тели, вафат булганнарның рухларына дога кыла. 
Гает намазында шәһәребезнең күп кенә җитәкчеләре катнашуы да – матур күренеш. Түбән Кама шәһәренең муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин әйтүенчә, Ураза гаете мөселманнарның йөрәкләрендә аерым урын били. Буыннан-буынга күчеп килүче традицияләре дә олы рухи мәгънәгә ия һәм нигезендә гаделлек, изгелек, шәфкатьлелек яткан ислам диненең кыйммәтләре символы булып тора. «Түбән Кама мөселманнар оешмасы динара аралашу үсешенә, тынычлыкны саклауга һәм ныгытуга зур өлешен кертә, шулай ук яшьләрне тәрбияли һәм белем бирә, азкеремле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итә», – диде Айдар Метшин. 
9.00 сәгатьтә бәйрәм «Гаилә» паркында дәвам итте. Инде берничә ел монда, бигрәк тә балалар өчен, төрле чаралар оештырыла. Мәсәлән, күңелле эстафеталар, төрле уеннар. Сәхнәдә исә кечкенә балалар укытучылары ярдәме белән Ураза бәйрәменә багышлап әкият сәхнәләштерделәр. Гает турында викторинада балалар да, олылар да теләп катнашты. Ә сабыйларның сәхнәгә чыгып,  моңлы итеп сурәләр укулары күбесендә соклану тудырды. 
Бераз читтәрәк хатын-кызларга яулык бәйләү буенча мастер-класс оештырылды. Яшь мөслимәләр яулыкны теләгән һәр ханымның һәм туташның йөзләрендәге үзенчәлекләргә карап, бәйләделәр.  
Мастер-класслар парк кафесы янында да узды. Әтиләр дә, әниләр дә кечкенә балаларына шарлардан чәчәк ясарга өйрәнделәр. Зуррак балалар эшкә үзләре тотынды. Малайлар исә кылыч ясарга өйрәнделәр. Якында гына тукымадан тегелгән букчаны матур итеп бизәргә өйрәттеләр. Чаралар 12.00 сәгатьтә тәмамланды. 
Икенче көнне 10.00 сәгатьтә мәчеткә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләр килде. Бу күркәм гадәт күп еллар дәвам итә. Алар өчен бәйрәм табыны әзерләнә. Иртән үк 250 кешелек пылау пешерелеп, өстәлләргә тәм-томнар куелды. Салих хәзрәт исә вәгазь сөйләп, ислам диненең күркәм сыйфатлары турында, кешеләрнең үзара тату итеп яшәү мөһимлеген аңлатты. Ел саен бу табын янына җыелган кешеләр арасында ислам диненнән, татар милләтеннән булмаганнары да бар иде. 
Рамазан аенда мөселманнар фитр сәдакасы да тапшырырга тиеш. Ул, иң беренче чиратта, мохтаҗ туганнарга яки танышларга бирелә. Әмма акчаны мәчеткә китерүчеләр дә байтак. Шуңа күрә биредә эшләүчеләр фитр сәдакасына ашамлыклар сатып алып, пакетларга салып таратып чыга. Бу юлы да 31 майдан алып 3 июньгә кадәр һәрберсе 7,7 килограммлы авырлыкта барлыгы 900 пакет тапшырылган. Марат хәзрәт Хафизов әйтүенчә, пакетларга он, макарон, карабодай һәм дөге ярмалары, үсемлек мае, чәй салынган. 48 пакетны – «Ихлас» тернәкләндерү үзәгендә белем алучы күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә, 62 сен – инвалид балаларга, 118 ен – инвалидлар җәмгыяте әгъзаларына, калганнарын – шәһәрдә яшәүче мохтаҗ дин кардәшләребезгә илткәннәр. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев