Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ураза гаете белән барлык мөселманнарны Түбән Кама район мөхтәсибе, үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов котлый

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, кадерле дин кардәшләрем, хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне Ураза гаете белән тәбрикләргә рөхсәт итегез.

Илебезгә генә түгел, бөтен дөньяга килгән сынау вакытында Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламады. Мәчеткә йөрмәсәк тә, өйдә утырырга туры килсә дә, уразаларыбызны тоттык, кояш баткач, гаилә белән ифтар мәҗлесләрен оештырдык, тәравих намазларыбызны укыдык. Аллаһыга шөкер, ай буе социаль челтәрләр аша Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Калебләребез бикләнмәде, гыйлем алу өстендә эшләдек, нәфесләребезне тыйдык. Әлхәмдүлилләһ, тапшырылган сәдакага, өйдә утыручы өлкәннәргә ай буе ифтарга кайнар ризыклар пешереп, илттек. Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларбызны, намазларыбызны, кылган изге гамәлләрне, гыйбадәтләрне киң рәхмәте белән кабуллардан кылсын, әҗерләрен арттырсын, хата-кимчелекләрне кичерсен. Бу сынау безнең өчен зур дәрес булды: бер-беребезгә хөрмәт хисе артты, имин тормышның, сәламәтлекнең кадерен аңладык.
Раббыбыз коронавирус дигән афәттән безне тизрәк имин кылсын, киләсе Рамазан айларында мәчетләрдә җыелышып, ифтарлар үткәрергә, тәравих намазларын бергә укырга насыйп итсен дип телик. Изгелектә булыйк, динебезне, телебезне саклыйк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев